Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

​​​​​​​Иске Кади авылында чемпион белән кул көрәштергәннәр

Туган авылым – Иске Кади мәктәбе укучылары белән элек тә очрашканым бар иде. Аларында язучылар белән кайтсак, монысында армрестлинг серләре белән таныштырып, бу спорт төре буенча ярыш оештыру иде ният.

Миңа тәкъдимне мәктәп директоры Наил Мөхсинов җиткерде.

Ярышлар кызлар һәм малайлар арасында өч үлчәү авырлыгында узды. Кул көрәше буенча ярышлар беренче тапкыр гына уздырылгангамы, барлык укучылар да үз көчләрен сынап карарга булдылар. Хәтта, яшь укытучы кызлар да катнышты бу ярышларда.

Район Сабан туйларында кул көрәштерү буенча призлы урыннар яулаган Ильяс Шәрифуллин көчле чыгышы белән аеруча сокландырды. Йөрәк түзмичә, үзем дә аның белән кул көрәштердем һәм туган авылымда өметле спортчы үсүен аңладым.

Билгеле, иң көчлеләргә бүләкләр дә тапшырдык. Бүләкләрне район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Илназ Мөхетдинов кулыннан алдылар.

Фәнис Нуретдинов.

Яр Чаллы – Иске Кади.

Фәнис Нуретдинов кул көрәштерү буенча, мөмкинлеге чикле өлкән спортчылар арасында, бик күп бәйгеләр җиңүчесе, дөнья, Европа, Россия, Татарстан чемпионы. Ул мәзәкләр язу остасы да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев