Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешәндә дә язгы су ташулар иртә булыр дип көтелә

Быел язгы су ташулар гадәти еллардагыдан 25-30 көнгә иртәрәк килергә мөмкин. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында язгы су ташуларга һәм язгы-җәйге янгын куркынычы булган чорга әзерлек мәсьәләләре буенча брифинг рәвешендә узган видеоконференциядә гидрометеорология хезмәте идарәсеннән хәбәр иттеләр.

Бүгенге көндә безнең районда кар запасы 67 процент тәшкил итә. Бу нормадан аз, тик җир дымга бай, кар астында боз катламы да бар. Шуның өчен табигать көйсезлекләренә, көтелмәгән хәлләргә гел әзер булырга кирәк.

Һәр авыл җирлеге башлыгы үз территорияләрендәге куркыныч участокларны ачыкларга, халык арасында аңлату эшләре алып барырга һәм коткару җиһазларын әзерләргә бурычлы. Шулай ук гидротехник корылмалар – буалар ташып дамбаларны агызмасын, матди зыян салмасын өчен саклык чараларын алдан күрергә кирәк.

20 апрельдән 17 майга кадәр корыган үлән, чүп-чар яндыру тыела, гаеплеләргә штрафлар саллы.

-Бу чорда гына түгел, гомумән, ел әйләнәсе торак йортларга, төрле объектларга якын җирләрдә учак ягарга ярамый, - диде 135 нче Чирмешән янгын сүндерү часте начальнигы Фәрит Яруллин. - Үткән елда да янгын сүндерүчеләр дистәләгән тапкыр коры үләнгә капкан утны сүндерергә чыктылар. Әгәр аны вакытында “йөгәнли” алмасаң ахыры аяныч тәмамланырга да мөмкин. Күрше Яңа Чишмә районында, былтыр, шул сәбәпле, бер фермерга зур күләмдә матди зыян килде.

Су һәм ут күңелсез хәлләр китереп чыгармасын өчен, чарасын алдан күрү зарур.

Фото: автор.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев