9 июль 2025 яңалыклары
-
Чирмешәннән шәфкать туташы Валентина Рунованың 90 яшьлек юбилеен үткәрделәр
Чирмәшәндә яшәүче Валентина Рунова 90 яшьлек юбилее уңаеннан изге теләк тулы матур котлаулар һәм бүләкләр кабул итте.
-
Чирмешәннән Тудияровларга “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале тапшырдылар
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан район үзәгенең Яшьләр мәйданчыгында узган бәйрәмдә лаеклы бер гаиләгә быел да “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале тапшырдылар. Әлеге мактаулы бүләккә Чирмешән авылыннан Людмила һәм Георгий Тудияровлар ия.
-
Чирмешән урамнары шомара
Бу көннәрдә юлчылар район үзәге урамнарында эшлиләр, оешмалар, сәүдә нокталары каршында машина кую урыннары да шомара.
-
Чирмешән районында 23 кешене этләр һәм мәчеләр тешләгән
Узган алты айда районда 23 кеше хайваннар тешләү һәм тырналу белән табибларга мөрәҗәгать иткән.
-
300дән артык татарстанлы «Кадрлар» илкүләм проекты буенча укырга кереште
«Кадрлар» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасында федераль бюджет акчалары исәбеннән аерым категория гражданнарны, шул исәптән 50 яшь һәм аннан өлкәнрәк гражданнарны, инвалидларны, һәлак булган МХОда катнашучыларның гаилә әгъзаларын, мәктәпкәчә яшьтәге балаларның эшләмәүче аналарын укыту оештырылган.
-
Чирмешән районында быел 47 кешегә талпан кадалган
Эпидемиологик сезон башланганнан бирле район үзәк больницасына талпан кадалган 47 кеше мөрәҗәгать иткән. 2024 едагыдан 34 процентка күбрәк (былтыр - 31 кеше).
-
9 июльгә һава торышы
Бүген, 9 июльдә, Татарстанда эссе, әмма тотрыксыз һава торышы көтелә.