Чирмешән урамнары шомара
Бу көннәрдә юлчылар район үзәге урамнарында эшлиләр, оешмалар, сәүдә нокталары каршында машина кую урыннары да шомара.
Чирмешәннең Октябрьская урамнарының бер өлешләренә яңа асфальт түшәлде. Нагорная, Дзержинский һәм Гагарин урамнары киселешендә юл шомара. Озакламый Энергетиклар урамында да автомобильләр тигез юлдан җилдерәчәк.
Район үзәк больницасы, Техническая урамындагы “Энергетик” һәм Титов урамындагы “Электр товарлары” кибетләре янында автомобиль кую урыннарына вак таш түшәлде, соңрак бу мәйданнар да асфальтланачак.
Марат Гомәров фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев