9 март 2024 яңалыклары
-
Түбән Чегодайдан Рәзинә Гыйниятуллина гөбәдияне еш пешерә
Бәйрәм җиткән саен хатын-кыз табынга ниндидер тәмле ризык әзерләргә тырыша. Без аларга төрле рецептлар тәкъдим итәбез. Бу юлы Түбән Чегодайдан Рәзинә апа Гыйниятуллина гөбәдия рецепты белән уртаклаша.
-
Татарстанда илкүләм проект кысаларында 9 меңнән күбрәк өлкән кеше диспансеризация узды
2024 елның беренче ике аенда авыл җирлегендә яшәүче 9 547 өлкән кешене диспансеризация, вакцинация уздыру, планлы госпитализация һәм башка медицина ярдәме күрсәтү өчен Татарстанның медицина учреждениеләренә алып барганнар. Бу ярдәм «Демография» илкүләм проекты кысаларында оештырыла.
-
Махсус хәрби операциядә катнашучы чирмешәнле әбиләргә бүләк җибәргән
Махсус хәрби операциядә катнашучы чирмешәнле район өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты игълан иткән “Интернатта яшәүче әбигә чәчәк бүләк ит” акциясенә кушылган.