Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстанда илкүләм проект кысаларында 9 меңнән күбрәк өлкән кеше диспансеризация узды

2024 елның беренче ике аенда авыл җирлегендә яшәүче 9 547 өлкән кешене диспансеризация, вакцинация уздыру, планлы госпитализация һәм башка медицина ярдәме күрсәтү өчен Татарстанның медицина учреждениеләренә алып барганнар. Бу ярдәм «Демография» илкүләм проекты кысаларында оештырыла.

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләрне транспортлау өчен җиһазландырылган махсус автомобильдә китерәләр. 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә диспансеризация авыруларны иртәрәк белү, шул исәптән социаль әһәмияткә ия инфекцион булмаган аерым авыруларны ачыклау өчен өстәмә скрининглар уздыру максатында үткәрелә, дип искәрттеләр ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында.

Быел бу эш белән 57 меңләп татарстанлыны колачлу планлаштырыла.

Өлкән яшьтәге гражданнарны медицина учреждениеләренә китерү чаралары Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан расланган «Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» проекты кысаларында башкарыла. Дәүләт башлыгы өлкән буынны кайгырту өстенлекле бурычларның берсе булуы турында күп тапкырлар белдерде.

Мәгълүм булганча, Россиядә планлы нигездә даими рәвештә диспансеризация узып торган, һәм шулай ук ГТО нормативларын уңышлы тапшырган гражданнарга киләсе елдан салым чигерүе тәкъдим ителәчәк. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга Юлламасында белдерде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев