7 август 2024 яңалыклары
-
Чирмешәннең “Суган басуы”нда зур пирог пешерәчәкләр
“Суган басуы” чарасы Татарстан Республикасында 2024 елда үтәчәк фестивальләр картасына да кертелгән. Аны 10 августта, суган уңышы өлгергән вакытта үткәрергә ниятлиләр.
-
Чирмешәндә алма уңышын җыеп бетерерлек түгел
Быел язын агач-куаклар чәчәк аткан чорда суыклар булды, шунлыктан аларның байтагы җимешләнә алмыйча калды. Шулай да социаль челтәрләрдә алма, шомырт, крыжовник, карлыган сатучылар күренә үзе. Кемнәрнең бакчалары уңыш белән сөендерә, кемнәрдә бөтенләй юк. Газета укучылардан шул хакта сораштык.
-
Иске Үтәмештән укытучылар гаиләсе редакциядән өченче приз оттылар
Иске Үтәмеш авылыннан Рафик Әхтәмов район газетасына язылучылар арасында призлар уйнатуда катнашып, инде өченче тапкыр бүләк отты.
-
Организмга тимер җитмәгәндә нәрсә ашарга кирәк?
Организмга тимер җитмәвен кеше күп вакытта сизми. Андый вакытта талчыгу, аппетит югалу, тиз ару күзәтелә. Организмдагы тимер күләмен кан анализы тапшырып белергә мөмкин. Тимергә кытлыкны аеруча вегетарианнар, операция ясатканнар кичерә. Бу микроэлемент шулай ук йөкле һәм бала имезүче хатыннарга җитми.
-
Чирмешәндә августта туйлар ешая
Августның беренче атнасында авыл урамнарыннан туй машиналары еш узды.
-
Татарстанда яңгырлар, яшен һәм боз көтелә
Бүген, 7 августта, Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә, иртән томан булуы ихтимал, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.