6 апрель 2019 яңалыклары
-
Сак булыгыз: мошенниклар!
Ниндидер күңелсез очракка тарыгансыз икән, 02, 2-54-39 телефоннарына шалтыратып, район полиция бүлекчәсенә хәбәр итүегез сорала. Шулай ук кәрәзле телефон аша 102 номеры буенча түләүсез шалтырату да мөмкин.
-
Югары Чагадай кайчан нигезләнгән?
Югары Чагадай авылының килеп чыгыу тарихы, башка авылларныкы шикелле үк, серле һәм катлаулы. Сәбәбе дә яхшы аңлашыла, чөнки авылга нигез салучылар хәзерге заман кешесе өчен иң мөһим вакыйга турында язып калдырмаганнар, алар яшәү өчен уңай булган урынны сайлап алганнар һәм биредә тормыш башлап җибәргәннәр. Шулай да халык хәтерендә бу хакта сакланган берничә риваять, Хәниф Вәлиев язмалары, бигрәк тә архив материаллары һәм документлары, безгә кадәр бу өлкәдә үткәрелгән эзләнүләр бу четерекле мәсьәләгә ачыклык кертергә берникадәр булса да мөмкинлек бирә. Авыл тарихының чишмә башы кайдан башлана икән дигән катлаулы сорауга җавап эзләгәндә татар авыллары тарихын тирәнтен өйрәнүче күренекле галим, тарих фәннәре кандидаты, тарих укытучысы һәм мәктәп директоры, Татар Майнасы авылы имамы Рафик Насыров хезмәтләре, аның алыштыргысыз киңәшләре мөмкинлек бирде.
-
Чирмешәндә бүген якташлар очраша
Бүген район мәдәният йортында зур бәйрәм – якташлар очрашуы узарга тиеш.