Югары Чагадай кайчан нигезләнгән?
Югары Чагадай авылының килеп чыгыу тарихы, башка авылларныкы шикелле үк, серле һәм катлаулы. Сәбәбе дә яхшы аңлашыла, чөнки авылга нигез салучылар хәзерге заман кешесе өчен иң мөһим вакыйга турында язып калдырмаганнар, алар яшәү өчен уңай булган урынны сайлап алганнар һәм биредә тормыш башлап җибәргәннәр. Шулай да халык хәтерендә бу хакта сакланган берничә риваять, Хәниф Вәлиев язмалары, бигрәк тә архив материаллары һәм документлары, безгә кадәр бу өлкәдә үткәрелгән эзләнүләр бу четерекле мәсьәләгә ачыклык кертергә берникадәр булса да мөмкинлек бирә. Авыл тарихының чишмә башы кайдан башлана икән дигән катлаулы сорауга җавап эзләгәндә татар авыллары тарихын тирәнтен өйрәнүче күренекле галим, тарих фәннәре кандидаты, тарих укытучысы һәм мәктәп директоры, Татар Майнасы авылы имамы Рафик Насыров хезмәтләре, аның алыштыргысыз киңәшләре мөмкинлек бирде.
Башка авыллардан аермалы буларак, Югары Чагадай авылының башлангыч тарихы Иске Үтәмеш, Урманасты Үтәмеш авыллары, бигрәк тә Тау ягында урнашкан Шәйморза (хәзер Чүпрәле районы – автор) авыллары белән нык бәйләнгән. Халык хәтерендә Чагадай авылы Иске Үтәмештән аерылып чыккан кешеләр тарафыннан нигезләнгән авыл, дигән фикер хәзерге көнгә кадәр сакланган, озак еллар авылның исеме Үтәмеш авылы дип тә йөртелгән.
Шуңа күрә авылның башлангыч тарихын Үтәмеш атамалы авылларның берничә булуын ачыклаудан башларга туры килә, чөнки биредә уртак тамырлар булуы бик ихтимал. Чирмешән районында ике Үтәмеш авылы булса, Лениногорск, Тәтеш һәм Апас районнарында шундый ук исемле авыллар барлыгы билгеле.
Төрле төбәкләргә таралган татар дөньясында йомышлы татарлардан саналган Үтәмешевлар нәселе – татар аксөякләре, морзалары-кенәзләре арасында бик абруйлы нәсел. Аларның легендар шәҗәрәсе буенча, нәсел башында Казан ханы Үтәмеш–Гәрәй исәпләнә [1]. Тик ул тарихи чынбарлыкка бик үк туры килеп бетми, чөнки аның нәселе 1566 елны вафат булу белән өзелә, ә аның балалары булу турында мәгълүматлар юк, булсалар да, алар руслар булып киткән.
Үтәмешевлар шәҗәрәсенең бер вариантында Ишман-бабай нәсел башында санала. Ул, йомышлы татарлардан булып, Касыйм ханлыгы яшәүдән туктагач, Борбаш авылына (хәзер Балтач районына керә – автор) XVII гасыр ахырында килеп урнаша. Аның малае Туктар Мәчкәрә авылына (хәзер Кукмара районы – автор) күчеп килә һәм биредә төпләнә. Үтәмешевлар нәселенең икенче тармагы 1719 елда Кадом өязендәге (хәзер Мордовия Республикасы – автор) Шуструй, Керенский өязендәге (хәзер Пенза өлкәсе – автор) Тараканово авылларында күзәтелә [2]. Татар тарихында Үтәмешевлар – морза-кенәзләр, дворяннар, данлыклы мәгърифәтчеләр, меценатлар. Әлбәттә, Үтәмеш исеме гади, кара халыкта да очрый, шуңа күрә Үтәмеш авылына нигез салучылар чыгышы буенча кайсы катламнан (сословиедан) икәнлеген тирәнтен махсус өйрәнү сорала.
Авылның исемен, килеп чыгуын, аның нигезләнгән вакытын ачыкларга борынгыдан сакланып, буыннан – буынга тапшырылып килгән риваятьләр мөмкинлек бирә. Һәр авылдагы кебек үк, Югары Чагадай авылының килеп чыгуы турында риваятьләр сакланган. Алар да Иске Үтәмеш авылы белән аерылгысыз бәйләнгән. Үтәмеш авылларының исеме, килеп чыгышы турында авыл халкы арасында сакланган риваятьләрне китерәбез:
1. Сөембикә-ханбикәнең Үтәмеш – Гәрәй исемле улы булган. Имеш, шул Үтәмеш дигән кеше Иске Үтәмеш авылыннан Урманасты Үтәмеш авылына күченеп килгән. Бу вариантта Үтәмеш – Гәрәй Сөембикәнең баласы булуы дөрес булса да, бу төбәккә килеп чыгу мөмкинлеге юк дәрәҗәсендә, ул Мәскәүдә, Иван Грозный карамагында яши һәм аның шунда бик яшьли вафат булганлыгы хакында югарыда искәртеп киткән идек инде.
2. Икенче риваять буенча, 1552 елда Казанны Иван Грозный гаскәрләре яулап алгач, анда яңа рус хакимиятенә каршы фетнә купкан. Әлеге фетнәдә катнашкан Үтәмеш, эзәрлекләүдән качып, авыл төзеләчәк урынга – кизләү янына килеп төпләнгән. Ул чорда тирә-юньне куе урманнар уратып алган булган. Авылны Үтәмеш бабаның исеме белән атаганнар. Менә монысы тарихи дөреслеккә якынрак, чөнки, чыннан да, Иван Грозный гаскәрләре Казанны алгач та, 1552 – 1557 елларда татар халкы җимерелгән ханлыкны яңадан торгызу өчен биш елга сузылган изге көрәшкә күтәрелә. Тик көчләр тигез булмаганлыктан, җиңелә. Восстаниедә катнашучы буларак, эзәрлекләүдән, көчләп чукындырудан шикләнгән Казан татарлары көньякка, көньяк-көнчыгышка һәм көнчыгышка күчеп китә башлый. Шулар арасында Үтәмеш бабай да булырга мөмкин. Тик аның бирегә кайчан килеп утыруы гына билгесез.
3. Иң күп таралган һәм тарихны дөресрәк тасвирлаган өченче риваять буенча, Югары Чагадай авылын Иске Үтәмештән аерылып чыккан кешеләр нигезләгән. Ул риваятьнең Хәниф Вәлиев язып калдырган варианты буенча уналтынчы гасырның өченче чирегендә (якынча 1650 – 1675 еллар – автор) Яңа Шәйморза авылыннан Самара губернасы Бөгелмә өязе Мукшы Карамалы волосте Иске Үтәмеш авылына килеп урнашканнар. Алтмыш еллар чамасы (1650 – 1675 + 60 = 1710 – 1735 еллар – автор) яшәгәннән соң, халыклар үрчеп, ирләр җәмәгате 120 җанга җитә. Шушы дәверләрдән соң унҗиденче гасырның дүртенче чирекләрендә (1675-1700 еллар – автор) Иске Үтәмеш авылы өчкә бүленә. Кырык ир җәмәгате Урманасты Үтәмеш авылын оештырып, Урманасты авылына күчә. Кырык ир җәмәгате Югары Чагадай авылын оештырып, Югары Чагадай авылына күчеп килә. Кырык ир җәмәгате Иске Үтәмеш авылында кала [3].
Чыннан да, 1796 елга караган архив документында, Иске Үтәмештә – 52 йорт, Үтәмеш – Югары Чишмәдә – 46 (Урманасты Үтәмештә), Үтәмеш – Түбән Чишмә – Мансур авылында (Югары Чагадайда) 36 йорт булган [4]. Бу документта сүз ирләр саны турында түгел, ә хуҗалыклар саны турында бара. Төгәле кырыгар йорт түгел, тик аңарга якын. Тик бу күрсәткечләр XVII гасыр ахыры түгел, ә 100 ел үткәч, XVIII гасыр ахыры, димәк риваяттәге һәм архив чыганагында күрсәтелгән вакыт туры килми.
Сакланган риваять эчтәлеге тарихи дөреслеккә туры киләме? Урманасты Үтәмеш тарихын эшләгән вакытта риваятьтә чагылыш тапкан мәгълүматлар миндә шик тудырмый, ике авылны да Иске Үтәмеш авылыннан күчеп килгән кешеләр нигезләгән дип уйлый идем һәм шушы фикер китапка кереп тә китте. Тик архив материалларын яңадан тикшереп чыгу, бигрәк тә Шәйморза авылларына караган чыганаклар, андагы исемнәрне Иске Үтәмеш, Урманасты Үтәмеш һәм Югары Чагадай кешеләре исемнәре белән чагыштырып карау, фикерне үзгәртергә мәҗбүр итте. Бу риваятьтә авыл халкының Иске Үтәмештән аерылып яңа авыл нигезләү вакыты якынча унсигезенче гасырның башыннан алып 1735 елга кадәр булуы турындагы мәгълүмат тарихи дөреслеккә туры килми, Урманасты Үтәмеш һәм Югары Чагадай авылларының нигезләү вакыты икенчерәк.
Башта Иске Үтәмеш авылы турында берничә сүз. Чирмешән районындагы иң борынгы авылларның берсе булган Иске Үтәмеш авылына килгәндә, ул, риваятькә караганда, XVI гасырның ахырында, яисә XVII гасырның өченче чирекләрендә (1675 елга кадәр – автор) хәзерге Чүпрәле районы Шәйморза авылыннан күчеп килгән 17 гаилә нигез салган. Аларның җитәкчесе Чабак исемле булган. Алтмыш еллар чамасы яшәгәннән соң (1735 ел тирәсе), халыклар ишәеп, күченеп килүче гаиләләрнең саны 120 гә җиткәч, авыл өчкә бүленгән. Чабак баба һәм аның улы Тәүтил татар фамилияләрен йөрткән. Ә Тәүтил улы Хәсән һәм аның балалары Бәшир, Бәркә, Әмир, Яһүдә, Зәбир, Зөлкарнәй Калашниковлар дип аталып йөртелгән, алары христиан диненә күчкән. Калашниковларның киләсе буын вәкилләре яңадан мөселманлыкка кайткан [5].
Эчтәлеге ягыннан бу риваять Хәниф Вәлиев файдаланган риваятьнең икенче варианты дип карарга мөмкин. Биредә Чабак, Тәүтил, Калашников дигән яңа исемнәр, күченеп килүнең татарларны христианлаштыруга ишара ясау күренә. Хәзер инде риваятьнең эчтәлеген архивта сакланган тарихи чыганаклар белән чагыштырып карыйк. Иң беренче авылның күченеп килү вакытын билгелик. Биредә күрсәтелгән күченү вакыты – 1735 еллар – бик үк дөреслеккә туры килми, чөнки бу датаны раслаучы документлар табылмады.
Ә риваятьтә китерелгән исемнәргә караганда, Чабак, Тәүтил, Калашников исемнәреннән башка, алар чыннан да архивта сакланган ревизия материаллары арасында бар. Шулай итеп тарихи документлар бу риваятьне куәтли. Әле 1816 елда үткәрелгән ревизия материаллары буенча Хөсәеновларның (Хәсән түгел, ә Хөсәен – автор) иң олы улы Әмир абзый ул вакытта 70 яшьлек Сәинов Әмир дип теркәлгән. Аның 2 хатыны (50 яшьлек Гөләйхан, 45 яшьлек Гарифә), Рамазан исемле улы, улының Нәзирбикә исемле хатыны, Тимербулат, Шадыахмәт исемле уллары, Әзинә, Аишә, Мәргибә, Мәргүбҗамал исемле кызлары булган. Тимербулат Рамазанов Әзинә исемле хатынга өйләнгән. Әмир Сәиновның икенче хатыныннан Абдулсәгыйть исемле улы, ә улының Фатыйма исемле хатыны, Шәрифә, Мәрвүҗамал исемле кызлары булган.
68 яшьлек Бәшир Сәинов Нәсиха, Мөслимә исемле хатыннары, Вәлит исемле улы, улының Сәхибә исемле хатыны һәм 5 оныгы белән яшиләр. 51 яшьлек Бәрхи Сәинов Бәдихә исемле хатыны, Хасилә, Йөзлекәй исемле кызлары, Алтынбай исемле улы, Әминә исемле килене, ике оныгы, 3 малае, олы малаеның килене белән бергә тормыш алып бара. 60 яшьлек Зәбир Сәиновның дүрт хатыны һәм 11 баласы бар; ә 54 яшьлек Яһүдә Сәинов ике хатыны, 10 баласы, килене, оныклары белән яши.
Күргәнегезчә, 70 яшьлек Хөсәин абзый 1746 елда гына туган, димәк риваятьтә язылган елда әле ул да, аның кече туганнары да юк, шуңа күрә бу датаны үзгәртергә туры килә. Монда шунысы куандыра, риваяттә язылган кешеләр чынлап та документларда чагылган, тик алар Иске Үтәмештә түгел, ә Югары Чагадай авылында яшәгән Хөсәен – Сәин абзый токымы. Аларның фамилияләре Калашников булганы турыды да мәгълүмат юк, бу зур токым кешеләре арасында христиан динен кабул итүче кеше булса да.
Хәзер инде Урманасты Үтәмешнең башлангыч тарихы турында берничә сүз. 1762 елның маенда Оренбург губернасы Бөгелмә өязе авылларында халык санын язып алганнар. Ул вакытта ук Үтәмеш – Бохарай авылы булган. 24 майда авылда кемнәр яшәгәнлеген йомышлы татарлардан авылга нигез салучы Бохарай Биккинин, староста Яшмәмәт Измайлов авыл халкы рөхсәте белән авылда кемнәр яшәгәнлеген әйтеп торган һәм документның ахырында үз тамгасын салган.
Ревизия дәфтәренең беренче битендә авыл карты 68 яшьлек Биккенә Бимәй язылган. Ул бирегә Казан өязе Тау ягы Шәйморза авылыннан килгән йомышла татар. Аның өч хатыны күрсәтелгән: Казан өязе Ногай юлы Атабай авылыннан 55 яшьлек Рәхимә Баймәтева; икенчесе – Яңа Тинчәле авылыннан 60 яшьлек Мирзан (дөресе Мирзания яисә Мәрзия булырга мөмкин – автор) Бәхтиева, өченсесе – Рәҗәп авылыннан 36 яшьлек Сәхибә Абдулманова. Аларның 21 яшьлек Абдулкәрим, 1756 елда вафат булган 24 яшьлек Абушахман, 8 яшьлек Байбәт исемле уллары, кияүгә чыккан Гөлбак исемле кызы, үзе белән бергә яшәгән Муксинә, Суфия, Гөлстан, Арфа (Гарифә булырга мөмкин – автор), Сәлимә исемле кызлары булган. Үлгән Абушахманның 25 яшьлек Шәфи исемле улы, аның хатыны, Гөлҗамал, Гөләйзал, Гулзәйдә исемле кызлары бар.
Әтисе белән бергә Казан өязе Мостай Ермаков йөзлегенә караган Бизнә (урысча Бездны – автор) елгасы буенда урнашкан Төгелбай авылыннан (хәзерге вакытта Әлки районында урнашкан Татар Төгелбае – автор) бирегә килгән 37 яшьлек Бохарай Биккинин һәм аның 27 яшьлек бертуган энесе Хайсар яшәгән. Димәк, авылга исем биргән Бохарай Шәйморзадан киткәч, Чирмешән буйларына килгәнче берничә ел биредә яшәп алган. Бохарайның да 3 хатыны бар: 33 яшьлек Алия (Асия) Анякова, 32 яшьлек Хәнифә Исәнголова, 20 яшьлек Гавгәтбану Сәйдәкова. Өч хатынлы гаиләдә балалар да ишле: 14 яшьлек Диней, 6 яшьлек Емагул, 1 яшьлек Сәет, 4 кызы: 10 яшьлек Мөхиббә, 9 яшьлек Исхапа, 6 яшьлек Разыя, 3 яшьлек Заһирә. Хайсарның 30 яшьлек хатыны һәм Вәлит, Вәлишаһ исемле уллары һәм ике кызы булган.
Авылдагы өченче гаилә башлыгы 45 яшьлек Госман Әбдүков, аның да өч хатыны бар, шуларның берсе, Сафия Бикинина, Биккинә абзыйның кызы; Госманның өч хатыннан 10 бала үсә, алар арасында 3 малай, 7 кыз, кызларның икесе кияүдә. Моннан тыш бу гаиләдә Ишмәт Исмәгыйлов исемле 20 яшьлек асрамага алынган егет тә бар.
Шулай итеп, 1762 елгы халык санын алу материалына нигезләп, Урманасты Үтәмеш авылын нигезләүче, авыл тарихына беренче казык кагучылар Бохарай, аның әтисе Биккенә, Биккинәнең кияве Госман, ә барлыгы 55 кеше булганнар дип әйтә алабыз [6]. Димәк, Урманасты Үтәмеш тарихында элек язылган фикерне тирәнтен үзгәртергә, авыл нигезләнү датасын ким дигнд 20-30 елга алга күчерүне таләп итә. Ә авыл, риваятьтән аермалы буларак, Иске Үтәмеш кешеләре тарафыннан түгел, башка авыллардан Шәйморзадан күчеп килгән кешеләр тарафыннан нигезләнгән. 1782 елда халык санын алу вакытында авылда 22 ир-ат һәм 17 хатын-кыз теркәлә. Бу халыкның барысы да Биккенә бабаның уллары Бохарай, Габделкәрим, Баязит һәм аның туганнары нәселеннән торган [7]. Авылның старостасы булып, 1796 елда вафат булганга кадәр, аңа нигез салучыларның берсе Бохарай баба Бикинин торган. 1795 елдагы ревизия сказкасында Бохарай Бикининга – 70, аның хатыны Гөлбәрбану Сөендековага 53 яшь, аларның 3 уллары: олы улы Диней (47 яшь), уртанчысы – Сәйфелмөлек (31 яшь), ә кечесе Каһарман дип теркәлгән.
Иске Үтәмешнең икенче исеме Үтәмеш, Түбән Чишмә, шул ук Мансур, дип “Вакыт дәрьясында Иске Үтәмеш” китабы авторлары нык кына ялгышалар. Чыннан да, “Үтәмеш, Түбән Чишмә, шул ук Мансур” дип аталган авыл бар, тик ул Иске Үтәмеш авылы түгел, ә аның белән янәшә урнашкан Югары Чагадай авылы.
Инде Югары Чагадай авылының килеп чыгуы һәм аның исеме турында берничә сүз. Башта Чагадай атамасының килеп чыгышы һәм мәгънәсе турында. Чагадай сүзе төрлечә языла һәм әйтелә: Чыгътай, Чыктай, Чагатай. Чагадай атамасына килгәндә, ул XIII гасырда Магул бөек империясен оештыручы, данлыклы мәшһүр полководец Чынгыз ханның икенче улы исеменнән алынган (урысча Чагатай – автор). Ул исем төрки халыклар, шулай ук татарлар арасында да шактый таралыш тапкан булса кирәк. Чагадай исеме белән Югары Чагадай авылы тирәсендә аккан һәм Чирмешән елгасына койган кечкенә инеш-елга аталган. Кайчандыр бу елга Чагадай исемле кешенең яисә шундый исемдәге ыруның биләмәсе булырга мөмкин. (Цагаадай – монголча актан да аграк (белый белее); шагай – казахча карга баласы – автор).
Чирмешән төбәгендә иң беренче Чагадай исемле авыл 1795 елны халык санын язган вакытта чукынган чуашлар тарафыннан яңа төзелгән авыл дип теркәлгән. Хәзерге вакытта бу авыл Чирмешәнгә терәлеп урнашкан Кече Чагадай авылы дип атала. Хәзер дә биредә чуашлар һәм урыслар яши. Чагадайның беренче кешеләре (документта ничек язылган, шулай тасвирлана): вдова Катерина Тимофева 65 лет, взята Симбирскаго уезду из деревни Выропайкиной, у нее дети Иван Яковлев 30 лет, умре в 1791 году, у него жена Авдотья Еремеева 42 лета, взята Симбирскаго уезду из деревни Чеморшану; у них дети Андрей 21 лета, Федор 3 лета, умре в 1785 году, Игнатий 14 лет, дочери Анна, выдана в замужество здешней же округи в деревню Афонькину; Дмитрий 17 лет, Филипп, Семен, дочь Ульяна и т. д. Авылда барысы 12 кеше яшәгән [8].
Югары Чагадай авылына килгәндә, ул авыл XVIII гасыр уртасында Иске һәм Яңа Шәйморза авылларыннан килгән кешеләр тарафыннан нигезләнгән, ә исеме Иске һәм Яңа Шәйморза авылларыннан килеп яңа нигезләнгән Үтәмеш авылы дип аталган.
1795 елгы чыганакларга караганда, Югары Чагадай авылында халык шактый арта, биредә хәзер 171 ир-ат, 214 хатын-кыз яши. Алар арасында 1762 елда аталган исемнәр яңадан кабатлана: Асановлар, Баязитовлар, Биккуловлар, Ибраевлар, Мансуровлар, Сәиновлар, Сөләймановлар, Супханкуловлар, Шәфиевлар. Авылга исем биргән Мансур бабайга ул вакытта 70 яшь.
Шулай итеп, авыл исемнәрен тикшергәннән соң, түбәндәге нәтиҗәгә киләбез: Югары Чагадай авылының исемнәре алмашынып торган: Үтәмеш –Түбән Чишмә – Мансур – Югары Чагадай. Үтәмеш авылларыннан аермалы буларак, авылның Югары Чагадай исеме 1858 елда үткәрелгән халык санын алу вакытытында юк, авыл һаман да Үтәмеш – Түбән Чишмә – Мансур дип язылган. Югары Чагадай исеме нинди карар нигезендә һәм кайсы елны бирелгәнлеген әлегә документлар нигезендә ачыклый алмадык. Һәрхәлдә, 1900 елда авыл хәзерге исемендә бирелгән.
Хәниф абый Вәлиев язмаларында авылны оештыруда зур көч куйган 16 нәсел атала. Менә алар:
1 нәсел. Мөхәммәдәмин бабай (Вәлиев Хәниф Вәлиевечның бабалары)
2 нәсел. Бәрки бине Хөсәен
Яхуд бине Хөсәен
Әмир бине Хөсәен
Зәбир бине Хөсәен
Зөлкарәйн бине Хөсәен
Рамазан бине Хөсәен
3 нәсел. Рафик хәзрәт
4 нәсел. Мансур
5 нәсел. Бәли.
6 нәсел. Җәмил, Нәзир.
7 нәсел. Ярмөхәммәд.
8 нәсел. Сәйдәш.
9 нәсел. Галиәкбәр.
10 нәсел. Сәйфулла.
11 нәсел. Биккенә.
12 нәсел. Шәрәфетдин балалары. Оренбург Каргалысыннан килгәннәр. Әткәләре ил имамы булган.
13 нәсел . Хәмидулла.
14 нәсел. Тукай.
15 нәсел. Төхфәтулла.
16 нәсел. Мәннаф.
Хөсәен – Сәин заты турында мәгълүматлар алдарак бирелгән иде. Мөхәммәдәмин ыруы да Хөсәин ыруы белән тоташкан. Шуңа күрә, кабатламас өчен, башка зат – ырулар хакында кайбер мәгълүматлар биреп чикләнәбез.
Рафикъ хәзрәт ыруы. Югары Чагадай авылында мәчет эшләгәнлеге турында хәбәрләр архив чыганакларында 1796 елда теркәлгән [9]. Мәчетнең беренче имамы булып 42 яшьлек Абушахманов Рафик хәзрәт эшли. Хатыны Иске Үтәмештән алынган 33 яшьлек Халидә Үзбәкова. Гаиләдә Абдуллатыйф исемле улы, Фәрханәт һәм Фазилә исемле кызлары бар [10]. Рафик хәзрәт указный мулла дип теркәлгән. Ул вакыт өчен бу сирәк очрый торган әйбер, чөнки Оренбург диния назәрәте 1789 елда гына эшли башлый, ә авыл муллалары рәсми рәвештә яңа оештырылган дини оешмадан муллалыкка указ алырга ашыкмаганнар, ә моңа кадәр мулла булып хезмәт иткәннәре абыз дип аталганнар һәм аларның хәрәкәте абызлар хәрәкәте дип тарихка кереп калган.
1858 елдан соң авылның Мансур исеме ни өчендер Югары Чагадай исеменә алмаштырылган? Әлегә иң четерекле сорауга, ничек кенә тырышсак та, җавап табып булмады. Чагадай исеме алмаштыру Түбән Чагадай авылын нигезләү белән бәйләнгән булырга мөмкин. Чөнки бу ике авылның да җире бергә исәпләнгән, авылны да Югары Чагадай кешеләре нигезләгән, дигән фикер авыл халкы арасында сакланган. Чирмешәндә билгеле краевед Фроловның Интернетта Түбән Чагадай авылы 1740 елларда нигезләнгән дигән фикере дөреслеккә туры килми. Ул шунда ук революциягә кадәрле чыганакларда Түбән Чишмә, Мансур авылы дип аталган дип тагын өстәмә ялгышлык яза.
Фәйзелхак Ислаев,
Тарих фәннәре докторы.
Редакциядән. Фәйзелхак Ислаев Югары Чегодай авылы (ул төрле исемнәр йөрткән) тарихы турында китап яза икән. Инде байтак материал да туплаган. Авторның бу хакта тулырак язмасы белән газетаның Интернет челтәрендәге сайтында танышырга мөмкин. (Газетага)
[1] Утәмеш – Гәрәй (1546 – 1566) – 1549 – 1551 елларда Казан ханы, Сафа – Гәрәй хан һәм Сөембикәнең баласы. Әтисе вафат булганнан соң, ике яшендә хан итеп игълан ителә. 1551 елда казанлылар тарафыннан әнисе Сөембикә белән бергә Мәскәүгә Иван Грозный карамагына озатыла. 7 яшьлек бала, әнисеннән тартып алынып, 1553 елның 8 гыйнварында Мәскәүдә урнашкан Чудово монастыренда чукындырылып, Александр Сафагиреевич дигән исем кушыла һәм христиан дине рухында патша Иван Грозный тәрбиясендә үсә. 20 яшендә вафат була, тантаналы рәвештә ул патша фамилиясе әгъзалары белән берлектә, Мәскәү Кремлендә урнашкан Архангел чиркәвендә җирләнгән.
[2] Габдуллин И.Р. От служилых татар к татарскому дворянству. М., 2006.
[3] Вәлиев Хәниф. Югары Чагадай мирасы. Казан, 2015. 15 б.
[4] РГАДА. Ф.1355, Оп.1. Д.1874. Л.345 об.
[5] Закиров Ә., Закирова М. Вакыт дәръясында Иске Үтәмеш. – Бөгелмә, 2015. 5 б.
[6] РГАДА. Ф.350. Оп.2. Д. 2454. Л.556-558.
[7] Центральный государственный архив Республики Башкортостан (ЦГИАРБ). Ф. И-138. Оп. 2. Д. 22. Ревизская сказка. 1795 г. Л. 99 – 100 об.
[8] ЦГИА РБ. Ф. И-138. Оп.2. Д.21.
[9] РГАДА. Ф.1355. Оп.1, Д.1874. Часть 7. Л.345-350.
[10] Центральный Государственный исторический архив Республики Башкортостан (ЦГИА РБ) Ф. И-138. Оп. 2. Д. 22. Л.
фото из архива
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев