Сак булыгыз: мошенниклар!
Ниндидер күңелсез очракка тарыгансыз икән, 02, 2-54-39 телефоннарына шалтыратып, район полиция бүлекчәсенә хәбәр итүегез сорала. Шулай ук кәрәзле телефон аша 102 номеры буенча түләүсез шалтырату да мөмкин.
Социаль мошенниклык фактлары арту сәбәпле, шулай ук гражданнарга милек һәм финанс зыян китерүче җинаятьләрне кисәтү максатыннан, районда 29 марттан 5 апрельгә кадәр "Сак булыгыз, мошенниклар!" акциясе үтә.
Район полиция бүлекчәсе тарафыннан күп кенә профилактик чаралар алып барылса да, кырыкалдарлар «кармагына» эләгүчеләр бар әле.
Мошенниклар халыкны төрле юллар белән алдыйлар, телефон аша аеруча оста эш итәләр.
-"Мин улыгызның, туганыгызның дусты, ул җинаять кылды. Аны бәладән коткарыр өчен акча күчерергә кирәк",- дигәнне ишеткәч, әлбәттә, теләсә кем югалып калырга мөмкин. Әмма бу очракта, иң беренче чиратта, якыныгызга шалтыратыгыз. Аннан полиция номерын җыегыз, - ди полиция бүлекчәсенең җинаятьләр эзләү бүлекчәсе начальнигы, полиция капитаны Илнар Җиһаншин.- Банк карталары белән дә сак эш итү сорала. Таныш булмаган номерларга җавап бирмәскә, сылтамаларга (ссылка) кермәскә. Хәбәрләрне тикшерергә уйлаганда, бары тик банкларның рәсми номерларына гына чыгарга кирәк. Отышлы бәядән дизель ягулыгы, төрле призлар тәкъдим итүчеләргә дә ышанырга ярамый.
Бу категория җинаятьләр анализы шуны күрсәтә: андый чакта күбесенчә зыян күрүчеләр үзләре гаепле. Чөнки, аз гына уяулык булса да, җинаятьтән котылып калырлар.
Полиция хезмәткәрләре киңәш итә: мондый хәлгә калмас өчен, алган мәгълүматка сукырларча ышанмаска, дусларга, туганнарга шылтыратып, аңа акча чынлап та кирәкме-юкмы икәнлеген кабат тикшерергә. Таныш булмаган кешеләр соравына, таләбенә, тәкъдименә карап, аларга акча күчерергә ашыкмаска. Мошенниклардан курыкмагыз, алар телефон аша гына аралашалар.
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев