Чирмешәндә бүген якташлар очраша
Безнең районда

Чирмешәндә бүген якташлар очраша

Бүген район мәдәният йортында зур бәйрәм – якташлар очрашуы узарга тиеш.

Районда эшмәкәрлек үсешенә багышланган әлеге чарага Казаннан, Түбән Камадан, Яр Чаллыдан, Әлмәттән, Лениногорскидан һәм башка шәһәрләрдән һәм төбәкләрдән дә кунаклар - Чирмешән җирендә туып үскән, бүген читтә яшәүче якташларыбызның кайтуы көтелә.

Очрашу барышында мәдәният йорты фойесында күргәзмә эшләячәк, район артистлары катнашында концерт программасы да тәкъдим ителәчәк.

автор фотосы


Нет комментариев