5 сентябрь 2022 яңалыклары
-
Кәефегез төшсә, шоколад һәм әфлисун ашагыз
Күңел төшенкелеге биләгәндә, кыен хәлгә тарыганда, түбәндәгеләрне эшләү файдалы.
-
Кайсын тозларга, кайсын туңдырырга?
Август ае мәшәкатьләргә тулы. Тозлый, киптерә, кайната, туңдыра һәм тагын әллә күпме эш белән мәшгуль хуҗабикәләр. Һәр яшелчәнең, җимешнең үз “характеры” да бар бит әле. Кайсы туңдыруга килешми, икенчесенә аерым тоз төре кирәк, көнбагыш маен да сайлап кына салабыз. Хуҗабикәләр еллар буе сынаган ысулларны сезгә дә тәкъдим итәбез.
-
Нефтьчеләр Күтәмә мәктәбенә ярдәм күрсәткән
Яңа уку елы алдыннан “Татнефтепром” җәмгыяте Күтәмә мәктәбенә 1 миллион 148 мең сумлык җиһаз бүләк иткән.
-
Иске Үтәмешнең “Хыял” ансамбленә курай бүләк иткәннәр
Иске Үтәмеш авыл мәдәният йортының “Хыял” фольклор ансамбле Казаннан кыйммәтле курай уен коралы алып кайтты.
-
Татарларның иң популяр эчемлеге гомерне озайтуын ачыклаганнар
Көн саен ике стаканнан артык чәй эчсәң йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үлү куркынычын киметергә мөмкин. Бу нәтиҗәләр белән Британиянең милли сәламәтлек институты галимнәре уртаклаша.
-
Чирмешән районында күпчелек хуҗалык бөртеклеләр уңышын җыюны төгәлләде дә
“БИО АГРО” җәмгыяте районда иң күбе – 40 мең тоннадан күбрәк бөртек суктырып алды (район буенча 112 мең). Бу сан һаман үсештә.
-
Татарстанда аеруча кыйммәтләнгән продуктларны атадылар
Каймак Татарстанда иң кыйммәтләнгән продуктлар исемлеген җитәкли.
-
Чирмешәнлеләр дә “Җиңү диктанты” акциясендә катнаштылар
«Бердәм Россия» партиясенең «Тарихи хәтер» федераль проекты кысаларында, Татарстан республикасының барлык шәһәрләрендә һәм муниципаль районнарында Бөек Ватан сугышы вакыйгалары темасына «Җиңү диктанты» дигән халыкара тарихи диктант узды.
-
Атна башында Татарстанда салкыннар һәм яңгыр көтелә
Татарстанда атна башында салкынайту көтелә. Бу хакта ТР Гидрометүзәктә хәбәр иттеләр.