«Бердәм Россия» партиясенең «Тарихи хәтер» федераль проекты кысаларында, Татарстан республикасының барлык шәһәрләрендә һәм муниципаль районнарында Бөек Ватан сугышы вакыйгалары темасына «Җиңү диктанты» дигән халыкара тарихи диктант узды.
3 сентябрьдә узган әлеге акция районда 14 мәйданчыкта – мәгариф учреждениеләрендә оештырылды. “Җиңү диктанты”н 332 кеше, укытучылар һәм укучылар, язды. Алар 45 минутта Бөек Ватан сугышы белән бәйле 25 сорауга җавап бирергә тиеш иделәр.

Наталья Киричук фотолары
Нет комментариев