Иске Үтәмеш авыл мәдәният йортының “Хыял” фольклор ансамбле Казаннан кыйммәтле курай уен коралы алып кайтты.
Үзешчән артистларыбыз республикабыз башкаласында узган Бөтенроссия “Түгәрәк уен” бәйгесендә катнашып, I нче Дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар. Анда һәр катнашучыны бүләкләр белән сөендергәннәр, татар кураен да шунда биргәннәр.
-13 кешелек коллективыбыз белән башкаланың Җиңү паркы янындагы “Чулпан” күңел ачу үзәгендә тамашачыларга мишәр биюләрен күрсәттек, - диде Иске Үтәмеш мәдәният йорты директоры Резеда Галиева.
“Хыял” һәм аның гармунчысы Фәрит Хәйруллин (Денис авылы) тагын бер чарада - “Уйнагыз, гармуннар!” халык иҗаты республика фестивалендә чыгыш ясап, лауреат дипломы белән дә бүләкләнделәр.
Нет комментариев