Татарларның иң популяр эчемлеге гомерне озайтуын ачыклаганнар
Белеп торыгыз

Татарларның иң популяр эчемлеге гомерне озайтуын ачыклаганнар

Көн саен ике стаканнан артык чәй эчсәң йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үлү куркынычын киметергә мөмкин. Бу нәтиҗәләр белән Британиянең милли сәламәтлек институты галимнәре уртаклаша.

Белгечләр 40 яшьтән 69 яшькә кадәр булган кешеләрне тикшергән. Аларның 85% көн саен чәй эчә торган була. Галимнәр үлем куркынычы ун ел эчендә 9-13% ка кимегән дигән нәтиҗәгә килгән. Аеруча йөрәк-кан тамырлары авырулары сирәгәйгән.

чыганак


Нет комментариев