5 апрель 2023 яңалыклары
-
Иске Үтәмештә күпер быел май айларында файдалануга тапшырылачак
Иске Үтәмештә инеш аша, Тынычлык урамында төзелүче күпер быел май айларында файдалануга тапшырылачак.
-
Чирмешәнлеләр киләчәккә районның үсеш юлларын эзләделәр
Чирмешәндә санаторий да төзеп була, туристик маршрутлар ачу да мөмкин. Чирмешән районын үстерү буенча “Орион” яшьләр үзәгендә үткән стратегик сессия барышында эшче төркемнәргә бүленгән чирмешәнлеләр шундый фикер дә белдерделәр, гомумән, районны киләчәктә нинди итеп күрергә теләүләрен әйттеләр.
-
Урманасты Үтәмештә яңа кибет салалар
Булачак яңа кибетнең нигезе бар да.
-
Тәрәзә пәрдәләрен сода агарта
Көннәр җылыну белән хуҗабикәләр өйне тәртипкә китерүгә дә игътибар арттыра. Тәрәзә, челтәрләрне юу бу вакытта иң төп эшләрнең берсе.
-
“БИО-АГРО” җәмгыятендә арпа чәчә башлыйлар
“БИО-АГРО” җәмгыятендә бүген арпа чәчүгә керешмәкчеләр. Җир өлгергән, орлык әзер, ашламалар, ягулык белән тоткарлык юк.
-
Яшел салатны май бәйрәмнәренә өлгертик!
Теплицада салкынга чыдам яшелчәләрне бүгеннән утыртырга мөмкин.
-
Чирмешән районында коры үлән яну очраклары ешайган
Бу атна башында районыбыз янгын сүндерүчеләренә биш тапкыр коры үлән януын сүндерергә барырга туры килгән.
-
Татарстанда 21 градус җылы булачак
Бүген Татарстанда алмашынучан болытлы һава һәм +21 градуска кадәр җылы көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометүзәге хәбәр итә.