Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

“БИО-АГРО” җәмгыятендә арпа чәчә башлыйлар

“БИО-АГРО” җәмгыятендә бүген арпа чәчүгә керешмәкчеләр. Җир өлгергән, орлык әзер, ашламалар, ягулык белән тоткарлык юк.

Моңа кадәр биредә төп көч уҗым культураларын тукландыруга җәлеп ителгән. Көн саен уртача 800-1000әр гектарда аммиак селитрасы кертә алгач, бу эш инде төгәлләнеп тә килә.

Иске Үтәмештән арырак, ДНС янәшәсендәге участокларда берьюлы дүрт “Туман-2” үзйөрешле агрегаты эшли. Бер барганда 26 метрны иңли.

- Көне-көне белән 250 гектарда ашлама сиптерәм, - ди алты еллык бөркегеч агрегатны өлгер йөртүче Андрей Аряшев. -Бик иртә эшкә керешәбез, караңгы төшкәч кенә туктыйбыз.

Көпчәкле “Туман-2” агрегатына бер салганда 2 тонна ашлама заправкалана. Механизаторлар аны бик тиз кулланалар икән. Әле хәзер барысы да янә ашлама төялгән КамАЗ янына килеп туктадылар. Кран-манипуляторда, ярдәмчесе Ленар Нуруллин белән, тәҗрибәле йөртүче Илдус Нәгыймов “Туман”нарга йөкне тиз тутырды. Альберт Йосыпов минераль ашламаны икенче бер КамАЗ белән базадан участокларга тоткарлыксыз китерә.

Ренат Корычбаев, Рифат Билалов, Александр Мищенко, төшке ялга да озак тукталмыйча, бөркегечләрендә кабат кырга керделәр.

- Аңлашып, белгечләрнең киңәшен тотып, тиз эшләргә тырышабыз, - диләр егетләр. –Вакытында түлиләр, нәрсә кирәк, шул бар.

Район буенча алганда 6705 гектарда (68 процент) уҗым культуралары ашланган, 563 гектарда (18 процент) күпьеллык үләннәр тырмаланган.

“БИО-АГРО”да көздән сөрелгән җирләрне тырмалауга да районда беренчеләрдән булып керештеләр. 3808 гектарда дым каплатылган да.

- Әлеге агротехник чараны да озакка сузмаска кирәк, җир өлгерде, - ди агроном Шамил Гасыров.

Язгы кыр эшләре “ЧИРМЕШӘНАГРО”, “Әккәрәй”, “Сөлчә” җәмгыятьләрендә дә көйле дәвам итә.

Кадыйр Гомәров фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

1

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев