Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешән районында коры үлән яну очраклары ешайган

Бу атна башында районыбыз янгын сүндерүчеләренә биш тапкыр коры үлән януын сүндерергә барырга туры килгән.

Бердәм диспетчерлык хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, 3 апрельдә, дүшәмбе көнне, Әмир һәм Югары Кармалка авыллары арасындагы мәйданнарда коры үлән яна. Аннан соң Чирмешәннән  көньякта, 10 километр арырак, шундый хәл була. Янгын сүндерүчеләрнең Казанка, Красный Яр (Самара өлкәсе),  Яшәүче  авыллары ягына баруы да шул сәбәпле.

- Узган шимбә көнне дә коры үлән яну очраклары булды. Иске Котышта чүп яндырудан киткән ялкын ташландык ферма бинасына күчте, ярый әле, ул вакытында сүндерелде. Югары Кәминкәдән йорт яна дип хәбәр иткәннәр иде, баргач, чүп янганлыгы ачыкланды, - диде диспетчерлык хезмәте җитәкчесе Гөлия Яруллина.

Татарстан районнарында 17 апрельдән 10 майга кадәр янгыннарга каршы катгый режим кертелә: учак ягу, чүп-чар, үлән яндыру тыела. Бу чорда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар күләме бермә-бер артачак.

Хәер, эш кемнедер штрафлар белән куркытуда түгел. Ут бәла-казасы чыкса, аннан берни дә калмаганын болай да һәрберебез белә. Шулай да искәртү зыян итмәс: зинһар, ут белән сак булыйк!

- Быел (4 апрельгә кадәр) район территориясендә 12 янгын теркәлде, аларның 6сы – коры үлән яну белән бәйле. Ни кызганыч, янгында бер кешенең гомере өзелде, - ди районның янгын күзәтчелеге хезмәте инспекторы Надежда Костина.

1 апрельдән, Татарстанның барлык территориясендәге кебек, Чирмешән районы урманнарында да янгын куркынычсызлыгы сезоны башланды.

Урманда янгын чыкса:

-бу хакта янгын сүндерүчеләргә - 01 яки 112, яисә район урманчыларына

8-987-233-99-65; 8(84396)-2-58-79 телефон номерларын җыеп хәбәр итәргә.

Раил Галимов фотосы

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев