Чирмешәнлеләр киләчәккә районның үсеш юлларын эзләделәр
Чирмешәндә санаторий да төзеп була, туристик маршрутлар ачу да мөмкин. Чирмешән районын үстерү буенча “Орион” яшьләр үзәгендә үткән стратегик сессия барышында эшче төркемнәргә бүленгән чирмешәнлеләр шундый фикер дә белдерделәр, гомумән, районны киләчәктә нинди итеп күрергә теләүләрен әйттеләр.
- Районның социаль-икътисади үсеше стратегиясе 2030 елга кадәр билгеләнгән. Ләкин бу аңа үзгәрешләр кертеп булмый дигән сүз түгел. Барлык тәкъдимнәрегез дә хуплана. Киләчәктә районны нинди юнәлештә үстерергә кирәклеге хакында сезнең дә тәкъдимнәрегезне ишетергә телим, - диде стратегик сессия эшендә катнашкан район башлыгы Рамил Айбатов.
Чарага килгән якташларыбыз (араларында мәгариф, мәдәният, спорт тармакларында эшләүчеләр, авыл җирлекләре башлыклары, эшмәкәрләр дә бар) дүрт төркемгә бүленеп эшләделәр, районның киләчәген ничек күзаллауларын белдерделәр, әлеге планнарны тормышка ашыру өчен ниләр кирәген билгеләделәр. Аларга Казаннан килгән экспертлар: Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Людмила Рыбакова, «Чирмешәнлеләр якташлыгы» иҗтимагый оешмасы рәисе Раушания Сәүбанова, «Татарстан Республикасы тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу Республика фонды» коммерциячел булмаган оешма хезмәткәре Айрат Сәфәргалин ярдәмгә килде. Сессиядә шулай ук Татарстан Республикасы Рәисенең территорияләр белән эшләү буенча идарәсе баш киңәшчесе Айрат Латыйпов та катнашты. Чараны «Татарстан Республикасы тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу Республика фонды» коммерциячел булмаган оешманың башкарма директоры, сессия модераторы Зөлфия Сөнгатуллина алып барды.
- Тумышым белән Кармыш авылыннан булганлыктан, мин районның киләчәгенә битараф түгел. Аның нинди булачагы, ничек үсеш алачагы – барысы да игътибар үзәгендә. Үсеш барсын өчен, иң беренче чиратта уңай якка үзгәрү теләге кирәк. Шул очракта гына финанслар да табылачак, әйтик, хәзер күп төрле проектлар, грантлар бар, шулай ук инвесторларны да җәлеп итеп була, - диде Зөлфия Хафиз кызы.
Сессиядә тәкъдимнәр күп булды. Әйтик, бер төркем “Суган даласы” идеясен дә кертте: район территориясендә суганны эшкәртү һәм саклау цехы төзеп була, чөнки Чирмешән суганы республикада югары бәяләнә.
- Авылларның киләчәге безнең кулда. Киләчәктә балаларыбызга нинди мирас калдырасыбыз бездән тора. Без Чирмешәндә киндер мае чистарту заводы ачу идеясе белән чыгыш ясадык. “Ял көне маршруты” оештыру да бик отышлы булыр иде, аның кысаларында, районга килгән кунакларга Кирпеч заводындагы минераль су чыганагын, тарихи валны һәм башка үзенчәлекле матур табигать почмакларын күрсәтеп була, - диде Ирина Суворова.
Бу темага барлык тәкъдимнәр Чирмешән районын үстерү буенча юл картасын эшләү өчен нигез булачак, искә алыначак.
Илсөяр Гайнетдинова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев