3 июнь 2024 яңалыклары
-
Татарстанның 6 меңнән артык гаиләсе ана капиталы акчаларыннан ай саен түләнә торган түләүләр ала
Ана капиталы акчаларыннан ай саен бирелә торган түләүләр алу хокукыннан җан башына кереме Татарстанда бер кешегә исәпләнгән ике яшәү минимумыннан - 26 270 сумнан артмаган 6 155 гаилә файдаланган.
-
Июнь башы Татарстанда нормадан 3 градуска җылырак булачак
Татарстанда июньнең беренче декадасында һаваның уртача температурасы климат нормасыннан өч градуска югарырак булачак. ТР Гидрометеоүзәге шундый фараз җиткерде.
-
Чирмешән районында 117 бала бакча белән хушлашкан
Быел район балалар бакчаларында тәрбияләнгән 117 малай һәм кыз балалар бакчасы белән хушлашкан. Үткән ел андыйлар, мәктәпкә китүчеләр 130 булган.
-
Лашмандагы “Багетный” кооперативы 22 балага тәм-томнар таратты
Районыбызда ипи, камыр ризыклары җитештерүче “Багетный” кооперативы Лашман һәм Әмир авылларында яшәүче 22 баланы күчтәнәчләр белән сөендерде.
-
Түбән Кәминкә укучылары коткаручы һөнәре белән таныштылар
Түбән Кәминкә мәктәбе укучылары Әлмәт янгыннан саклану отрядының Түбән Абдул янгыннан саклау посты хезмәткәре Минәсхәт Гыйрфанов белән очраштылар.
-
Казанка авылыннан Любовь Сурикованың картинасын Казанда да ошаттылар
Туган як тарихы музеенда “Ветераннар – милли мәдәниятне һәм традицияләрне саклаучылар” дигән бәйге-күргәзмә эше тәмам.
-
Татарстанда яшенле яңгыр һәм 31 градуска кадәр эсселек көтелә
Бүген, 3 июньдә, Татарстанда эссе, әмма тотрыксыз һава торышы сакланачак. Бу хакта ТР Гидрометеоүзәге хәбәр итә.