Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Казанка авылыннан Любовь Сурикованың картинасын Казанда да ошаттылар

Туган як тарихы музеенда “Ветераннар – милли мәдәниятне һәм традицияләрне саклаучылар” дигән бәйге-күргәзмә эше тәмам.

Биредә районыбыз авылларыннан, лаеклы ялдагы якташларыбызның чиккән, бәйләгән, төрле материаллардан ясалган кул эшләре, картиналары тәкъдим ителде. Алар арасыннан биш эш бәйгенең республика этабына узган иде. Любовь Сурикованың (Казанка) “Минем гаиләм” исемле чиккән картинасы, Дилә Гыйматдинованың (Лашман) “Кыш” картинасы, Илсөяр Кирееваның (Чирмешән) “Кабак белән курчак” кул эше, Наталья Семкичеваның (Мордва Афонькәсе) “Күгәрчен” чигү эше, Людмила Абравникованың (Чирмешән) корама юрганы (лоскутное одеяло) Казанда бәяләнде. Алар арасыннан Любовь Сурикованың картинасы тамашачылар симпатиясе призына ия булып, якташыбызга диплом һәм бүләк тапшырылды.

-Әлеге чара кул эшләрен күрсәтү генә түгел, бу әле аралашу, күрешү, башкаларның осталыгына соклану да. Һәр кул эше югары бәяләнә, чөнки останың үз уй-кичерешләрен, кәефен, эчке хәләтен чагылдыра. Начар уйлары булган кеше мондый матур, зәвыклы әйберләр ясый алмый. Күргәзмәне оештыручыларга рәхмәт. Гомумән, соңгы вакытта лаеклы ялдагылар өчен чаралар еш оештырыла, безне онытмыйлар, безнең белән санлашалар, кәефне күтәрәләр, зур рәхмәт, - диде барлык ветераннар исеменнән, Иске Үтәмештә яшәүче Светлана Әхтәмова.

Районның ветераннар (пенсионерлар) Советы рәисе Миләүшә Батыршина күргәзмәдә катнашучыларга дипломнар һәм истәлек бүләкләре тапшырды.

Лилия Зөфәрова фотолары

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев