Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Түбән Кәминкә укучылары коткаручы һөнәре белән таныштылар

Түбән Кәминкә мәктәбе укучылары Әлмәт янгыннан саклану отрядының Түбән Абдул янгыннан саклау посты хезмәткәре Минәсхәт Гыйрфанов белән очраштылар.

Авыл китапханәсендә  оештырылган чарада укучылар куркыныч һәм җаваплы бу һөнәрнең нечкәлекләре турында күп кенә кызыклы фактлар белделәр. Янгын сүндерү машинасын йөртүче авылдашыбыз әлеге һөнәр ияләренең эш тәртибе турында сөйләде. Ул очрашуга үзе белән махсус эш киемнәрен дә алып килгән, балалар аны киеп тә карадылар, бу эшне бик тиз башкарырга кирәк икән. Кунак укучыларның бер соравын да җавапсыз калдырмады, ә аларның сораулары күп иде. Бу очрашу балаларга һөнәр сайлауда да ярдәм итәр.

Зөлфия Мәссарова,

Түбән Кәминкә авыл китапханәсе мөдире.

 

Зөлфия Мәссарова фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев