3 гыйнвар 2023 яңалыклары
-
Салават Фәтхетдинов тагын бабай булачак
Россиянең атказанган, Татарстанның, Башкортостанның халык артисты Салават Фәтхетдиновның улы Рөстәм әти булачак. Бу тормыш иптәше Рузия белән төшкән фотосыннан күренә.
-
Татарстанда -28 градуска кадәр суытачак
Татарстанда шимбә көнне -28 градуска кадәр суытачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометүзәге.
-
Керкәле авылы зиратына 410 метр озынлыкта юл ясадылар
Керкәле авылы зиратының яңа участогына хәзер пычрак вакытта да җиңел машина белән үтеп була. Монда узган елда халыктан җыелган үзсалым акчасына яңа юл күтәрделәр.
-
Туймәт авылының мактаулы тракторчысына 90 яшь тулды
Туймәт авылында гомер итүче Габдерәхим Сафинның шактый гомере трактор кабинасында узган дисәң дә була. Әлеге тәҗрибәле механизатор 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
-
Түбән Чегодайдан Минзада Хөсәенова мотоциклны сорап алса, орденны аңа болай да биргәннәр
Түбән Чегодай авылының эштә “правур”, тормышта әрсез сыер савучысы Минзада Хөсәенова заманында гаиләсенә райком секретареннән мотоцикл бирдерткән кеше.
-
Көн саен кызыл чөгендер ашасаң, нәрсә була?
Кызыл чөгендер - Русиядә бик популяр яшелчә: һәр түтәлдә үсә, кибетләрдә һәм базарларда арзан тора, ә ул салынган борщ - гомумән, күпләрнең яраткан ризыгы. Әгәр дә кызыл чөгендерне көн саен ашасаң, нәрсә була? Яраткан яшелчә бик файдалы икән, тик барлык кеше өчен дә түгел. Бу хакта табиблар сөйләде.