Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Керкәле авылы зиратына 410 метр озынлыкта юл ясадылар

Керкәле авылы зиратының яңа участогына хәзер пычрак вакытта да җиңел машина белән үтеп була. Монда узган елда халыктан җыелган үзсалым акчасына яңа юл күтәрделәр.

Югары Кәминкә авыл җирлеге башкарма комитетыннан хәбәр итүләренчә,  бу эштә Тәлгать Җиһаншин, Альберт Вафин, Рәфис Гарифуллин нык булышканнар. Кем экскаваторда, кем  йөк машинасында эшләгән. Алар  юлны күтәртеп, тигезләп, 3 метр ярым киңлектәге юл өстенә Софьевка карьерыннан кайтартылган 200 кубометр вак таш түшәгәннәр.

Шул ук ир-егетләр “Керкәле” чишмәсенең су юлын да чистартканнар.

-Язларын бу чишмәгә  инештән су керә иде. Шунлыктан су юлының 150 метр озынлыктагы өлешеннән төпкә утырган ләмен чистартып, инешне тирәнәйтеп калдырдык.  Егетләр 3 мең кубометрлап ләм чыгардылар, - диде Югары Кәминкә авыл җирлеге башлыгы Мингали Минһаҗев.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев