Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безнең якташлар

Туймәт авылының мактаулы тракторчысына 90 яшь тулды

Туймәт авылында гомер итүче Габдерәхим Сафинның шактый гомере трактор кабинасында узган дисәң дә була. Әлеге тәҗрибәле механизатор 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Бөек Ватан сугышы башланганда әле 10 яше дә тулмаган, зур гәүдәле малайга, башка яшьтәшләре кебек, олылар белән бертигез эшләргә тулы килә. Әтисе сугышка киткәч, дүрт бала белән калган әнисенең дә терәге була гаиләдәге олы малай - Габдерәхим. Әтиләре сугышта хәбәрсез югала, аның кайда җирләнүе дә берничә ел элек кенә билгеле булган.

Габдерәхим Гатаулла улы ничә трактор туздырганын төгәл генә хәтерләми дә.

-Җәй дә, кыш та колхозда тракторларга эш бетмәде. Кышкы суыкларда да Шенталага - ташкүмергә, Нурлатка жомга йөри идек, – дип әлеге елларны искә алды юбиляр. – Суыкларда ул тракторларны кабызуларны, сәгатьләр буена чиратта торуларны искә төшерсәң дә авыр булып китә.

Армия хезмәтеннән кайткан Габдерәхим авылдашы Мөнәвәрә белән гаилә корып биш бала үстерәләр. Кызганыч, биш ел элек 62 ел гомер иткән хатыны дөнья куйган. Аңа кадәр бер улларын да җирләргә туры килә аларга.

Улы Габдулла, килене Розалия тәрбиясендә матур картлык кичерүче Габдерәхим Сафинның юбилеенда балалары, оныклары, оныкчыклары төп йортта бергә җыелып, зур бәйрәм оештырганнар. Туймәт авыл җирлеге башлыгы Айдар Кәримов юбилярга район башлыгы исеменнән котлау ирештергән һәм истәлек бүләге тапшырган.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев