Түбән Чегодайдан Минзада Хөсәенова мотоциклны сорап алса, орденны аңа болай да биргәннәр
Түбән Чегодай авылының эштә “правур”, тормышта әрсез сыер савучысы Минзада Хөсәенова заманында гаиләсенә райком секретареннән мотоцикл бирдерткән кеше.
Затлы орден
Быел 80 яшен тутырган ветеран бик уен-көлкеле, зиһенле. Аның белән сөйләшергә рәхәт, күп белә, хәтерле кеше. Әрсез, уңган-булганлыгы бераз аралашуга ук сизелеп тора. 1978 елда Минзада Нәҗип кызына III дәрәҗә Хезмәт Даны орденын юкка гына бирмәгәннәр инде.
-Аның ничек булганын белмичә дә калдык. Мине бүләкләүләре хакында “Социалистик Татарстан” газетасында язма басылып чыккан, шул хәбәрне шәһәрләрдән шалтыратып котладылар. Районнан җибәргәннәрдерме, отчетлар буенча республикада хәл иткәннәрдерме - белмим, орден Казаннан кайтты, - дип искә ала якташыбыз. -Әле мин моңа кадәр чиратсыз мотоцикл алдым бит, башта анысын да сөйлим әле. Заһитов вакыты бу. Исемен ялгышмасам, Леонид Володин дигән кеше эшли иде райкомда. Ул фермага килгәч, мотоцикл сорадым моңардан. Колхоз буенча гел беренче, икенче урыннарны алып барам бит. Сыер саву аппаратлары сүтеп-җыю буенча Чирмешәндә узган ярышларда әллә ничә мәртәбә җиңүче булдым. Володин моны белә, ирем Мәхмүт колхозда электрчы да.
Бервакыт иптәш Володинны Казанга алалар икән, дип ишеттем. Киттем райкомга: мотоциклны алып калырга кирәк бит. Керүгә үк коридорда очрады бу, Заһитов янына керергә кушты. “Первыйның” бүлмәсенә бәреп кердем, әле сөйләнә-сөйләнә, шулай йөртүләренә ачуланып. “Апа, сез кем?” – ди Заһитов. “Мин шул, шул - мин әйтәм, -Володин мотоцикл обещать иткән иде”, - дип хәлне аңлатып бирдем. Ул өстәлдәге “числиннигына” исем-фамилиямне язып куйды. “Сез алдынгы сыер савучы”, - дип мактап та алды.
-Сүзендә тордымы соң секретарь?
-Торды, шуннан соң бер атна үттеме икән - мотоцикл кайтты. Райподан бирделәр. “Иж Юпитер-3” иде, бишекле.
Һаман да шул Чирмешәнгә сыер саву аппаратлары сүтеп-җыю ярышына бардык. Аннан ирем Мәхмүт килеп алды. Беренче тапкыр шул мотоциклга утырдым, номеры да юк иде. Яңа техника хуҗалыкта бик ярап куйды. Рәхәтен күрдек. Ул вакытта бит колхозда сыер савам, икешәр-өчәр гектар чөгендер сирәклим: фермага да, кырга да өлгерергә кирәк, шунда мотоцикл белән илтәләр.
Минзада апаның кадерле бүләкләре арасындагы тартмада сакланучы Хезмәт Даны орденын кулыма да алып карадым. Ул ветеранның башка төрле медаль, значокларыннан авырлыгы, затлылыгы белән үк аерылып тора. Алдынгы колхозчыга бу бүләкне райкомның беренче секретаре Әхсән Заһитов Чирмешәндә тапшырган.
-Ниндидер файдасы булдымы соң орденның?
-Юк инде, билләһи орденым бар, дип кенә әйтергә ярады. Шулай да үз заманында хезмәтеңне кеше арасында шулай зурлаулары күңелне алгандыр. Ул елны таналар өйрәттем, типмәсеннәр дип, аякларына башны терәп сава идем, кул белән бит әле. Группада 20ләп сыер, кайберсе якын да китерми.
...Минзада 1964 елда авыл егете Мәхмүткә тормышка чыккан. Икәүләп биш бала: Мәсхүт, Әсхәт, Мәдинә, Әнәс, Әнисне үстерәләр. Балалар яшьтән үк кул арасына кереп, эшкә өйрәнгәннәр.
1965 елдан терлекчелектә эшли башлаган Минзада Хөсәенова ферма юлын таптаудан 90 нчы еллар башында гына туктый.
-Пенсиягә чыккач, гадәттәгечә, иртәнге өчтә уянып чыгам да, фермадагы мотор тавышын ишетеп: “Аллага шөкер, эшкә барырга түгел”, - дип кереп ята идем.
“Җырлап яшәдек”
1970 елда Хөсәеновлар хәзер Минзада апа яши торган яңа йортларына керәләр.
-И-и, иркәм, ул йортны өлгертүләр. Фермадан кайткач, ломнар алып, тау башындагы карьердан менә шушы өстәл кадәр ташлар чыгарып куям. Аннан Мәхмүт берәр машина, трактор табып алып кайта. Йортның нигезен шулай кордык.
-Яшь чак, көчле, дәртле чак булган инде.
-Тормыш нужалы булса да, кызык яшәде безнең буын. Бөтен халык эшләде дә эшләде, ял да иттек. Мин җыр чыгарырга ярата идем. Фермада бозаулар карый торган еллар. Шунда фураж сатып эчкән өчен бер терлекчене эштән куып чыгардылар. Икенчесе килде, анысы да шундый булды. Җыр чыгардым:
Әттә-тә, әттә-тә,
Яңа возчик нишләтә.
Камил сатты икеләтә,
Рәшит сата бишләтә.
Кызлар аны көлеп җырлап йөрделәр. Яшь чак, кызык вакыт. Печән өстендә кара-каршы җырлаулар дисеңме. Уен-көлкеле, җор телле апалар бар иде.
Печәнен дә җыйдык, “умит” та куйдык. Яшь чакта мине көлтә биреп торырга куялар иде. Мактана димәгез инде, “шустрый, правур” булганымадыр инде. Мин дүрт абзый белән, ир-ат эшен белеп үстем. Менә бу йортның котельныен кирпечтән үзем өйдем. Мәхмүт биреп торды, ул матурлый белми. “Бар, миннән булмый”, - дия иде мәрхүм. Баз стеналарын да күтәрергә туры килде, бура да бурадык Мәхмүт белән, икәү кара-каршы.
-Ә хатын-кыз эшен?
-Миңа бу яктан каенанам Нурдидә булышты. Мәрхүмә белән 37 ел яшәдек. Хатын-кыз эшен өйдә күбрәк ул башкарды. Мин эштән кайткан җиргә тәмле пирожкиларын, ашларын пешереп куяр иде, рәхмәт балаларыбызны да үстереште, алар да әби, дип аһ итеп тордылар. Ул остабикә иде, аракылы мәҗлесләрне оештыруга катышмады. Шешәне дә, туры килсә, тастымал белән генә тота иде. Каенанам белән яхшы тордык.
-Сыер савучыга иртән торуы авыр булгандыр?
-Иртәнге дүрттән фермада була идек. Кышын да аякта – резина итек, өстә - фуфайка. Яшь чакта йокы туймый иде инде.
-Колхоз сыеры көненә иң күбе күпмерәк сөт бирә?
-Егерме литрлардыр. Әүвәл колхозда кызыл сыерлар күбрәк иде, аннан аклы-каралылар китте, аларның сөте куерак, тәмлерәк шикелле иде, шулай истә калган.
“Яхшы сөт әллә кайдан беленә”
-Үз хуҗалыгыгызда сыер асрадыгызмы?
-Гел асрадык, авыл җирендә сыерсыз булмый инде. Өчәр сыер тоткан еллар да булды. Әле аның янында суя торган эре малы, сарыгы дигәндәй.
-Сез яхшы сөтне тыштан карап бәяли аласызмы?
-Яхшы сөт ул, ничек әйтим, селкетүгә беленә, майлы сөт банка пыяласына ябышып кала. Начар булса, су кебек.
-Сыерны ничек ашатырга?
-Вакытында. Аксымлы ризык кирәк, төрләндерергә. Яшел азыгын, фуражын, ачыткысын бирсәң – сөт була, бер төрле сенаж белән генә - юк.
-Кызганыч, колхозлар таралды...
-Әй, аңа мәрхүм Мәхмүт абыеңның да йөрәге әрни иде инде. Колхозлар таралмаган булса, халык эшли иде әле. Хөкүмәт кешене үзе бозып бетерде, эшләми торган ясады. Хәзер кайберәүләр көне буе эчеп йөрсә - йөри, әмма эшкә бармый, урнашмый. Бу нормаль хәл түгел инде, иркәм.
Марат Гомәров фотолары һәм видеосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев