1 август 2024 яңалыклары
-
Чирмешән район суды тагын бер машина йөртүчегә карата карар чыгарган
Чирмешән кешесе Николай Носковны автоинспекторлар район үзәгендә туктаткан. Аның спиртлы эчемлек кулланган хәлдә руль артына утыруы ачыклана. Тикшерү нәтиҗәләре дә, машина йөртүченең исерек булын күрсәткән.
-
Кади, Котыш якларында яңгырлар күбрәк яуган
Соңгы көннәрдәге яңгырлар уракка нык комачаулый. Бүген, ягъни 1 август иртәсенә районда уртача 10 миллиметр күләмендә яңгыр яуган.
-
Җиңелчә тозланган кыяр
Бакчаларда кыяр өлгерде. Туйганчы ашап та, кышын сыйланыр өчен әзерләп тә калыйк, дуслар.
-
Гөмбә маринадлыйбыз
Гөмбә сезонын ачтыгызмы, әле?
-
Халык синоптигы: «Урак тоткарланыр дигән идем»
Балтач районының Янгул авылында яшәүче, газетабызның якын дусты Әмир Шәрәфиев, ел башында безгә биргән интервьюсында быел урып-җыю вакытында яңгырлар булыр, дигән иде. Күп еллар буе табигатьне күзәтүе бушка китмәгән. Яңгырлары яуса да, Әмир абый быелгы елны мактый үзе.
-
Татарстанда җиңел машина һәм «КамАЗ» бәрелешеп, өч кеше һәлак булган
Татарстанда М5 трассасында җиңел машина һәм «КамАЗ» автомобиле катнашындагы авариядә өч кеше һәлак булган. Бу хакта республиканың Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.
-
Югары Кәминкәдән Гөлнара Сафина “Безнең Чирмешән” оештырган акциядә өченче тапкыр приз откан
Бүген ул сигез төрле газета-журнал алдыра. Гөлнара район газетасы редакциясенең үз укучылары арасында оештырган отыш уйнатуында катнашып, бүләккә ия булды.
-
Татарстанда кабат яшен, көчле яңгыр һәм боз көтелә
Пәнҗешәмбе көнне Татарстанда аязучан болытлы һава фаразлана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.