Муниципаль берәмлекләр арасында үткән республика смотр-бәйгесе җиңүчеләре арасында безнең районнан да ике авыл җирлеге бар, аларга яңа автомашиналар бирделәр.
Хәзер Түбән Кәминкә һәм Ивашкино авыл җирлекләре яңа Lada Niva эш автомашиналарына ия. Авыл җирлекләре башлыкларына яңа техника ачкычларын Казанда республика Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.

Нет комментариев