Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Чирмешәндә ишегалларын Яңа елга иң матур бизәүчеләрне бүләкләделәр

Яңа ел бәйрәменә ишегалларын иң матур бизәү буенча район бәйгесендә җиңгән өч оешма 30шар мең сум акчалата сертификатка ия булды.

Бәйгедә җиңүчеләрне Чирмешәндәге үзәк чыршы утларын кабызу бәйрәмендә бүләкләделәр. Район башлыгы Рамил Айбатов беренче урынны яулаган Бәркәтә һәм Әккәрәй авыл мәдәният йортлары, 1 нче Чирмешән мәктәбе коллективларына 30шар мең сум акчага сертификат тапшырды. Гомумән, бәйге җиңүчеләре арасында  быел мәгариф һәм мәдәният тармагы оешмалары күбрәк. Икенче урынга чыккан  Иске Элмәле мәдәният йорты, Шешминка мәктәбе һәм районның коммуналь челтәрләре 20шәр мең сум акчалата бүләк алдылар. Өченче урын өчен бирелгән  10ар мең сум сертификатка  Иске Котыш һәм Шешминка мәдәният йортлары,  Милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы, район үзәгендәге шәхси эшмәкәрләр:  Илнур Гайсин “Электр товарлары” кибете) һәм Алсу Нуруллина (“Энергетик” кибете) ия.

Жюри тарафыннан район үзәгендәге  “Ромашка”, “Каенкай” балалар бакчалары, район балалар сәнгать мәктәбе, район полиция бүлеге, Кармыш мәдәният йорты коллективлары 5шәр мең сум күләмендә кызыксындыру бүләгенә лаек дип табылган.

Кадрия Гамирова фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев