“Безнең Чирмешән” район газетасы редакторы Марат Гомәров - кабат җиңүче
Бәйгеләр

“Безнең Чирмешән” район газетасы редакторы Марат Гомәров - кабат җиңүче

“Безнең Чирмешән” район газетасы баш редакторы Марат Гомәров “Ышаныч һәм куркынычсызлык” республика конкурсында быел да җиңү яулады.

Массакүләм мәгълүмат чараларының XXIII республика конкурсының “Юл хәрәкәте кагыйдәләре – яшәү кагыйдәсе” номинациясендә II урын яулаган җитәкчебез Диплом белән бүләкләнде.

Быел конкурска 600дән күбрәк материал: теле-радиосюжетлар, матбугатта һәм Интернетта басылган мәкаләләр тәкъдим ителде. Призерларны һәм лауреатларны җиде номинациядә бүләкләделәр. Журналистларга бүләкләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Шамил Гафаров, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе башлыгы Рөстәм Гарипов, “Юл хәрәкәте иминлеге” учреждениесе директоры Рифкать Миңнеханов һәм башкалар тапшырды.

 

 


Нет комментариев