Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу кызыклы

Туклыклы йомырка барысына да җиткән

Бүген тавык йомыркасы турында аеруча еш телгә алабыз. Бу ризыкка бәя арту көтелмәгәнчәрәк булды.

Хәер, тавык йомыркасы булмаса, каз йомыркасы (безнеңчә – каз кукае) белән сыйлана аласың. Казларың булса, билгеле.

Элегрәк безнең урамдагы Минач бабайлар да каз үстергәннәр. Язгы якта берсенең йомыркалары күбрәк җыелгач, берсен пешереп ашаганнар. Хәтерлибез, андый ризык безгә дә эләкте.

Кич табада, сөт белән кушып әзерләнгән йомырка белән туклангач, Миңнури әби болай ди икән: -И, бәрәкәтле булды да, бер кукай бөтенебезгә, Кәүсәриягә дә, Гәүһәриягә дә җитте, Минсәгыйрь дә, Минач та туйганчы ашадылар, әле калды да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев