Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Бөек Җиңүгә - 80 ел

Чирмешәндә “Солдат боткасы” пешерәләр

9 Май бәйрәмендә Чирмешәндә райондашларга һәм кунакларга үткәннәргә кайту мөмкинлеге була.

Чирмешән районы мәдәният йортында фотокүргәзмә эшләячәк

Җиңү бәйрәме көнне район мәдәният йортында район газетасы редакциясе һәм мемориаль үзәк хезмәткәрләре оештырган “Мин сугыш юлын үттем” исемле фотокүргәзмә эшләячәк. Бирегә килгән кунаклар сугыш юлларын үткән якташларыбызның фоторәсемнәрен карап хатирәләрен яңарта алачак. Күргәзмәдә иллеләп истәлекле фото урын алды.

Чирмешәндәге чемоданнарда ниләр бар?

9 Май бәйрәмендә райондашларга һәм кунакларга үткәннәргә кайту мөмкинлеге була. Яшьләр мәйданчыгының бер почмагында “Чемодандагы музей” күргәзмәсе  эшләячәк. Район үзәк китапханәсе тарихи сигез чемодан тәкъдим итә. Анда сугышчы, шәфкать туташы, разведчик, политрук, сугышчы әнисе, хатыны, тыл хезмәткәре, ботка пешерүче чемоданнарындагы әйберләрне  күрергә мөмкин була.

Чирмешән ветераннары көттереп “кайттылар”

Бөек Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм иткән көнне тагын егерме ветеран якташыбыз туган ягына “кайта”. Район үзәк китапханәсендә узачак чарада Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган дип исәпләнгәннәрнең балаларына, оныкларына, туганнарына извещениелар тапшыралар.

Чирмешәндә “Солдат боткасы” пешерәләр

Бөек Җиңү бәйрәме көнне, елдагы кебек район үзәгендә “Солдат боткасы” кыр кухнясы да эшләячәк. Чирмешән аграр техникумы әзерләгән тушенкалы карабодай боткасын теләгән һәр кеше авыз итә алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев