Яңа Элмәледән Мария Данилова табигатьне яратуын рәсемдә чагылдырган
Безнең якташлар

Яңа Элмәледән Мария Данилова табигатьне яратуын рәсемдә чагылдырган

Яңа Элмәле мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Мария Данилова “Экология” милли проекты - балалар карашы” республика проектлары һәм балалар рәсемнәре конкурсы җиңүчесе булды.

“Татарстанның яшел йөрәге” номинациясендә икенче урын алган якташыбызны  ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова онлайн форматта тәбрикләде. Мариягә диплом һәм истәлек бүләген район Советының утырышлар залында тапшырдылар.


Нет комментариев