Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең якташлар

Утыз Имәннән Наил Мәгъсүмовның мунчасы да бер комплекс сыман

Утыз Имән авылында яшәүче Наил Мәгъсүмов пенсиягә чыккач, хуҗалыгындагы автогаражын агач эшләре өчен остаханә иткән. Ул ясаган өстәлләр, урындыклар кибеттәгеләрдән бер дә ким түгел.

“Агач эше бөтенләй башка икән”

Гомер буе тимер-томыр арасында булган Наил абый, лаеклы ялга чыккач, башка шөгыльгә – агач эшенә керешкән. Якташыбыз колхозлар эшләгән чорларда инженер хезмәтен башкарган, ул эретеп ябыштыручы да, токарь да, слесарь да. Кулыннан килмәгән эше юк.

- Гел тимер белән эш иттем, әмма агач бөтенләй башка икән, - ди оста. – Хәрәкәттә-бәрәкәт, шунда чыгып нәрсә дә булса ясасам, сәләмәтләнеп киткән сыман булам.

Кышмы, җәйме, Наил абый күп вакытын остаханәсендә үткәрә. Эш өчен аның такталары әзер. Ул аларны күпләп сатып алып киптерә.

- Җиһаз ясарга коры такталар кирәк. Ашыгычрак кирәк булганда аны мунчада да киптерәм, - ди Наил Мингәрәй улы. – Кирәкле электр җиһазларын әкеренләп үземдә булдырдым. Тактаны ябыштырып, пресслау җайланмасын үзем әмәлләдем. Киңәш сорап, интернетка дә мөрәҗәгать итәм.

Мәчет картлары Мәгъсүмовларда өстәлләр ясаганнар

Әйе, аның өстәлләре, урындыклары, барысы да бербөтен тактадан ясалган кебек, аның тоташкан урыннары күренми. Үткән ел авыл мәчетенә дә өстәл һәм эскәмияләр ясаганнар.

- Бөтен җиһазлар миндә булгач, мәчет картлары белән бергәләшеп, биредә ясадык өстәл-эскәмияләрне, - ди үзе дә биш вакыт намазга мәчеткә йөрүче якташыбыз.

Бу йортта оста кеше яшәгәнлеге әллә кайдан күренеп тора. Мунчаларына керсәң, урап чыгарлык түгел – бер комплекс сыман. Бина агач белән эчләнгән, һәр җире уйлап, зәвык белән эшләнгән. Ял итү бүлмәсендә матурлап ясаган, күз явын алырык, агач өстәл һәм урындыклар.

Мал җанлылар

Наил абыйның эшенә бәя бирүче дә, төп ярдәмчесе дә - хатыны Фәридә апа.

Мәгъсүмовлар гаилә коргач бәхет эзләп Яр Чаллы якларына чыгып китәләр, тик авылда үскән егетне һәм кызны туган як тарта, 1990 елда авылга кайтып төпләнәләр. Төп йортта заманча йорт өлгертәләр, әниләрен тәрбияләп, соңгы юлга озаталар.

Наил абый белән Фәридә апа, пенсия яшендә булсалар да, тик торырга гадәтләнмәгән. Сарыклар, куяннар, тавыклар тоталар.

- Быел сарыклар да алдык. Куяннарны инде байтактан асрыйбыз. Алар бик тиз үрчи, 50-60 башка җиткән вакытлары да булды, - ди йорт хуҗасы. – Күчтәнәчкә бик яхшы, үзебез дә куян итен яратабыз.

Мәгъсүмовларның  тагын бер шөгыле – алар умартачылар да. Умарталыкларында 15 оя кортлары. Бал аерту, умарталарны кышлату өчен дә уңайлы омшаник ясаганнар. Оста монысын да уйлап, уңайлы итеп эшләгән.

Марат Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев