Туймәттән Миңлегөл Гатина: “Еламаган көнем юк”
Туймәт авылында яшәүче 76 яшьлек Миңлегөл Гатина - бүген оныкларына әти дә, әни дә. Ул оныгы Салават белән яши, әле август аенда гына оныгы Гүзәлне кияүгә биргән.
Яшьлек һәм зур гаилә
Миңлегөл апаның яшьлек еллары бик матур үтә. 1966 елда Лашман урта мәктәбен тәмамлаган кыз югары уку йортында уку хыялы белән Алабугага юл тота, тик конкурсны үтә алмый һәм авылга кайтып колхозда эшли башлый. Тормыш иптәше Шамил белән дә сарык фермасында эшләгәндә таныша. Төп йортта каенана белән аңлашып гомер итәләр. Бер-бер артлы биш бала: ике уллары, өч кызлары туа.
-Шамил колхозда төзелештә - прораб, мин колхозда төрле эшләрдә идем. Балаларны үстерешергә каенанам булышты, аның белән 25 ел яшәдек, - ди әңгәмәдәшем. – 1991 елның июнендә әни вафат булды.
Язмышның беренче сынавы
Гатиннар шул елны бер-бер артлы: ноябрьдә һәм декабрьдә туйлар ясыйлар, уллары өйләнә, кызлары кияүгә китә. Тик бу шатлыклы мәшәкатьләрдән соң бер айдан фаҗига көткән икән: эшкә үз аягы белән чыгып киткән Шамил абыйның мәетен кайтаралар. Миңлегөл апа 44 яшендә тол кала. Ул вакытта уллары Рәфис армиядән кайткан булса, ике кызлары әле мәктәптә укый торган чак.
-Менә шул көннән дөнья туктаган, кояш сүнгән сыман иде. Кырга чыгып, җирне тырнап елаган, яшисе килмәгән вакытлар да булды. Тик балаларны аякка бастырырга кирәклеген уйлап, үземдә көч таптым, - дип күз яшьләрен сөртте Миңлегөл апа. – Рәфис колхозда эшли иде, йортны аның белән алып бардык, мал азыгын ул кайгыртты.
Яңа өмет һәм яңа бәла
Миңлегөл апа икенче кызын ялгызы гына кияүгә бирә. Берничә елдан Рәфис тә өйләнә, авыл кызы Җәмилә белән гаилә корып, әниләре белән төп йортта тормыш көтә башлыйлар. Бер-бер артлы уллары Салават, кызлары Гүзәл дөньяга килә. Яшьләр тормыш йөген тигез тартып, заманча йорт җиткерәләр.
-Улым өйләнгәннән соң тынычлап яши башладым. Киленемне дә үзем сайлап алдым дияргә мөмкин, Рәфискә: “Бигрәк яхшы кыз бит,” - дип тәкъдим иттем. Берникадәр очрашып йөрделәр дә никах укытып, туй ясадык, - дип күңелле вакытларын искә алды Миңлегөл Миннап кызы. – Тик тапкан малларының рәхәтен күреп тигез яшәргә язмаган булган шул, 18 ел гына яшәп калдылар балалар.
Рәфистә яман чир табалар. Ир белән хатын кулга-кул тотынышып, табибтан-табибка йөриләр, тик дәва таба алмыйлар, ике елдан соң Рәфис күзләрен мәңгелеккә йома.
Тагын кайгы
-Тагын кояш сүнде. Рәфисемә 46 яшь кенә иде. Үзем дә толлык ачысын күргәнгә, киленемне бик җәлләдем, ничек тә аңа терәк булырга тырыштым, - ди баласын югалткан ана. – Җәмилә белән барын бергә тотып, югын уртак итеп яшәдек. Ул нинди генә эшкә тотынса да, минем белән киңәшләшә иде.
Каенана белән килен тормыш йөген бергәләп тарталар. Бу вакытта 10 нчы сыйныфта укучы Салават та әнисе белән әбисенә зур терәк була.
Куркыныч диагноз
Салават белән Гүзәл мәктәпне тәмамлап һөнәр үзләштерәләр, шәһәрдә үзләренә эш табалар. Гомер шулай үз көенә агып торганда, Гатиннар гаиләсенең ишеген тагын кайгы җиле кага. Башы авыртып җәфаланган Җәмиләгә куркыныч диагноз куялар. Әнисен врачларга йөртү өчен, Салават эшен ташлап, авылга кайта, дәва эзләп Мәскәүгә кадәр барып җитәләр.
-Операциядән соң Җәмиләнең хәле бераз җайланып киткән сыман булды, өй эчендә йөреп торды, - дип тормыш йомгагын сүтте Миңлегөл апа. – Яшәүгә өметен югалтмады. Тик мәкерле чир үзенекен итте, операциясенә бер ел үткәч, 2024 елның августында киленем дә бакыйлыкка күчте. Җәмилә үзе белән бөтен йөрәгемне алып китте, еламаган бер көнем дә юк. Әле дә ул исән кебек, күземә күренә. Аның белән кара-каршы утырып чәй эчкәннәребезне сагынам. Киленем белән 27 ел яшәдек, шуның тугызысы – улымнан башка.
Тормыш дәвам итә
Миңлегөл апа шулай итеп дүртенче якын кешесен җир куенына сала. Вакыт оныттыра диләр дә, юк шул...
Кайгы килгәч, якташыбыз көндәлек яза башлаган. Дәфтәр битләренә кайгылы көннәрдәге кичерешләрен төшергән, аны укыганда күзләр яшьләнә.
-Барысын да сагынам, яшьли киттеләр шул, - ди ул.
Исән-сау кешегә яшәргә кирәк бит, тормыш дәвам итә. Әле август аенда гына оныгы Гүзәл тормышка чыккан. Миңнегөл апа барлык кануннарга туры китереп никах туе оештыра, билгеле, кызлары төп ярдәмчеләре була.
-Туйда күз яшьләре күп булды, бу шатлыклы көннәрне улым белән киленем күрә алмавына йөрәгем сыкрады, - диде ул күз яшьләрен сөртеп. – Туйдан соң Җәмиләнең елын уздырдык.
Кадрия Гамирова фотолары, Марат Гомәров видеосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев