Түбән Кәминкәдән Ибраһимовларда абзарлары буш тормый
Түбән Кәминкә авылыннан Рәмзия һәм Радик Ибраһимовлар шәхси хуҗалыкларында терлекләрне күп асрыйлар, төп көчне атчылыкка бирәләр. Малларның исемнәре бик кызыклы.
Елкы итенә ихтыяҗ зур
Аларның утарларында ун тай үсеп килә.
- Яшьтән ат арасында үскән малай мин. Элек бер ат һәм бер тай булса, хәзер аларны күпләп сатып алып симертәбез. Ат итенә ихтыяҗ зур, - ди Радик Шәһит улы. – Аларны ноябрь айларында суя башлыйбыз.
Ишле гаилә елкы итен үзләре дә ярата. Ат итеннән ясалган казылыклары телеңне йотарлык. Ял итеннән дә бик тәмле ризык әзерлиләр, корсак итеннән рулет та бик тәмле килеп чыга.
Ибраһимовлар гомер-гомергә мал асраганнар, ә инде авылда эш урыннары беткәч, 2007 елдан чын-чынлап бу эшкә – ит бизнесына тотынганнар. Билгеле, табыш алу өчен көнне-төнгә ялгап эшләргә кирәк.
-Ат үстерү, мөгезле эре терлеккә караганда, җиңелрәк кебек. Аларга печәнне төргәкләр белән куябыз, арпаны ваклап та, бүрттереп тә бирәбез, ачык һавада булгач, көн саен асларын да чистартасы юк, - ди Радик. – Аннан соң, атлар бик чиста хайван, алар үзләре ята торган җирне пычратмыйлар.
Тырыш гаиләнең абзарлары буш тормый. Анда атлардан кала ике сыер, бозаулар, сарыклар бар, үгезләр дә симертәләр. Билгеле, бу кадәрле малга азыгы да мулдан кирәк. Без барганда йорт хуҗасы КамАЗ әрҗәсенә печән төргәкләре салып кайтып керде.
Эшнең кызган чагы
-Ел яңгырлы булгач, печән уңды, тик аны җыеп алу өчен дә яхшы һава торышы кирәк. Менә кояшлы көннәрне “урладык” әле, - ди хуҗа. – Печән кырларыбызның яртысын чабып киптерә алдык, бүген шуны ташыйбыз.
Ибраһимовларның 30 гектар җирләре бар, шуның 20сендә – люцерна, 10 гектарда арпа үстерәләр.
-Печәнне, фуражны сатып алган юк, салам да үзебезнеке, печәнне болыннардан да чабабыз, - ди Радик. – Ел саен 100 төргәктән күбрәк печән, 40лап төргәк салам әзерлибез.
Кырларын эшкәртергә эшмәкәрнең үз техникалары (трактор, барлык кирәкле тагылма агрегатлар) бар. Кирәк җиргә КамАЗ, УАЗ һәм “Газель” автомобильләре белән юлга кузгалалар. Ит ташырга да, терлек алып кайтырга да техника үзләрендә.
Туганнар булыша
Берничә бакчада бәрәңге, азык чөгендере һәм кабак та терлекләр өчен игелә. Аларны эшкәртүдә кызлары, туганнары булыша.
-Балалар, Радикның апалары да атна саен кайталар, зур эшләрне бергәләп җиңдерәбез, ашыбыз да, эшебез дә бергә, дус яшибез. Үткән атнада 23 кеше җыелдык, тузган абзарны сүтеп яңаны ясадык, - ди Рәмзия. – Бер дә ялсыз да яшәмибез, санаторийга, Соль-Илецкка йөрибез, анда киткәч, кыз белән кияү кайта, апалар да ярдәм итә.
Һәр малга исем белән дәшәләр
Әйе, сыерлар, бозаулар үз исемнәрен беләләр, хуҗаларын таныйлар, кулга ияләшкәннәр.
-Төрек фильмнары карарга яратам, бозауларга да шундагы геройларның исемнәрен бирәм. Бозауларга Раян, Миран, Мишка дип исем сайладым, - диде хуҗабикә. – Сыерлар - Машка белән Манька.
Сөтлебикәләрне көтүгә куалар, авылда электр көтүчесе бар.
Марат Гомәров фотолары һәм видеосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев