Төп бүләкне – генераторны Югары Кәминкә авылында яшәүче Шәмсетдиновлар гаиләсе отты
Югары Кәминкә авылында яшәүче күп балалы Шәмсетдиновлар гаиләсе “Безнең Чирмешән”гә язылучылар арасында уздырылган отышта төп приз – электр генераторына ия булды.
Алар бу зур бүләкне отышларның төп иганәчесе - район башлыгы Рамил Айбатовның кулыннан алдылар.
-Әлеге генератор сезгә файда китерсен, озак хезмәт итсен, - диде Рамил Тәлгать улы.
Сүз уңаеннан, район башлыгы инде берничә ел рәттән редакциягә кыйммәтле призлар алуда булыша.
-Көтелмәгән бүләк булды бу, бик зур рәхмәт сезгә, отармын дип һич уйламаган идем, - диде район үзәк больницасында шәфкать туташы булып эшләүче Алия Илшат кызы. – Район газетасына ел да язылабыз. Бик яратып укыйбыз. Бу акциядә өченче ел рәттән катнашам, әлегә кадәр бәхет елмаймады.
-Генератор алырга исәпләп йөри идем, безгә ул бик кирәк. Авылдан читтәрәк умарталыгыбыз бар. Менә шунда инде генератор алмаштыргысыз әйбер, аеруча бал аертканда, - дип рәхмәтен белдерде Алиянең тормыш иптәше Ренат.
Шәмсетдиновлар дүрт бала үстерәләр, быел өлкән кызлары 11 нче сыйныфка бара, төпчекләре беренчегә керә.
Алар төп йортта әти-әниләре Ясәви абый һәм Асия апа белән бергә яшиләр. Өч буын вәкилләре гөрләшеп, дус-тату булып тормыш итәләр.
Фото: Гөлсирә Шәрифуллина.
Ясәви Гафур улы да районда танылган кеше, ул берничә китап авторы. Әле шушы көннәрдә генә аның тагын бер китабы – “Ибрай Каргалы: дәверләр һәм кешеләр” дөнья күрде. Аның бер экземплярын ул район башлыгына бүләк итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев