Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең якташлар

СВОдагылырга гуманитар ярдәм итүче кайбер чирмешәнлеләрне бүләкләделәр

Район оешма, учреждениеләр җитәкчеләренең чираттагы атналык киңәшмәсендә Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссары Рушан Даутов махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм җыюда актив райондашларыбызны зурлады.

Ул район башлыгы Рамил Тәлгать улы Айбатовка һәм башкарма комитетының эшләр идарәчесе Зөлфия Мәүлет кызы Хөббәтуллинага “Гуманитар ярдәм җыюда катнашучыга” медале тапшырды.

Рамил Тәлгать улы Курск өлкәсе территориясендә хәрби бурычларны уңышлы үтәүгә зур өлеш керткәне, Кара диңгез флоты диңгез пехотасының 810 аерым гвардия бригадасы тормышында актив катнашканы өчен, әлеге бригада командованиесенең Рәхмәт хатына да лаек булды. Һәм тагын, алгы сызыкта булган хәрбиләргә күрсәткән хәйрия ярдәме өчен, аңа 506 нчы гвардия мотоукчылар полкының 3 нче батальонының Рәхмәт хаты тапшырылды. Гуманитар ярдәм җыюны һәм аны алгы сызыкка җиткерүне оештыруда актив катнашы өчен – 1233 нче мотоукчылар полкы шәхси составы да район җитәкчесенә Рәхмәт хаты җибәргән.

-Гуманитар ярдәм җыюга бик күпләр үз өлешен кертә, бу бүләкләр барлык халкыбызныкы, - диде Рамил Айбатов.

Гуманитар ярдәм җыюдагы тырышлыклары һәм оештыру сәләтләре өчен район башкарма комитетының эшләр идарәчесе Зөлфия Мәүлет кызы Хөббәтуллинага, Югары Кәминкә авыл җирлеге башлыгы Мингали Нургали улы Минһаҗевка, район Советы бухгалтеры Лилия Марат кызы Кәлимуллинага, район башкарма комитеты бухгалтеры Лилия Шәфигулла кызы Кәримовага, “Чирмешән” физкультура-сәламәтләндерү комплексы директоры Юрий Михайлович Сергеевка, “Сугышчан туганлык” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының район бүлекчәсе рәисе Марат Таһир улы Исхаковка 1233 нче мотоукчылар полкы шәхси составының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев