Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Сосновкада “Днепр”ны дүрт "аякка бастырганнар"

Тел шартлатырлык, Сосновкадан Андрей Ярхунин иске "Днепр" мотоциклыннан үз куллары белән кибетнекенә тартым квадроцикл җыйган. Авыл кулибины тиздән мини-тракторга "җан өрмәкче". Кызык кына техника килеп чыккан. Алдан мотоциклга охшаган, үзе дүрт тәгәрмәчтә утыра. Урамнан үтеп барышлый күреп алдым мин аны. Хуҗасы да шунда гына икән. Сөйләшеп киттек. Квадроциклына чапкычлы мотоблогын...

Тел шартлатырлык, Сосновкадан Андрей Ярхунин иске "Днепр" мотоциклыннан үз куллары белән кибетнекенә тартым квадроцикл җыйган. Авыл кулибины тиздән мини-тракторга "җан өрмәкче".

Кызык кына техника килеп чыккан. Алдан мотоциклга охшаган, үзе дүрт тәгәрмәчтә утыра. Урамнан үтеп барышлый күреп алдым мин аны. Хуҗасы да шунда гына икән. Сөйләшеп киттек. Квадроциклына чапкычлы мотоблогын тагып печәнгә җыенуы икән. Андрей әйтүенчә, бу техниканың "йөрәге", руле, фаралары, утыргычлары - "Днепр"ныкы, арткы күпере, мосты - машинаныкы.
-Мин тумышым белән Челно-Вершинск районыннан. Мәрхүм әти тракторда эшләде. Йортта һәрвакыт техника бар иде. Тимер-томыр эшенә хирыслык шуннан килгәндер. Монда квадроцикл ясап карарга булдым. Сатып ала башласаң - кыйммәт техника бит. Әүвәл Иске Кадидан бер агайдан, мең ярымгамы икән, иске "Днепр" мотоциклын тарттырып кайттым. Ул кабынмый иде. Аның двигателенең поршеньнәрен алыштырырга туры килде. Шуннан акрынлап квадроцикл җыйдым инде, - ди оста.
...Бер тибеп җибәрүе булды, квадроцикл фырылдап көйле генә эшләп тә китте. Артка да йөри үзе. Тизлеген сәгатенә 80 километрга җиткерә ала. Автомобиль арбасына төягән йөкне "эх" тә итмичә тарта икән. Хуҗалыкта бер дигән техника.
Квадроциклын җыйганда Андрей Интернет аша үзе кебек техника белән җенләнгән, шуның ише трактор, мотоцикл җыючы фикердәшләре, хәтта Украинадагы кулибиннар белән аралашкан. Мини-трактор ясаганда да аларның киңәшләре ярап куячак.
-Аны 15 ат көчле мотоблоктан ясамакчымын. Рамасы бар инде. Коробкасы автомашинаныкы булачак. Өлгерә алсам, көзгә бакчаны шул техника белән сукалап карамакчымын, - ди оста.
Нефтьчеләрдә оператор булып эшләүче Андрей Петрович Сосновкада җиде ел элек төпләнгән. Шушы авыл кызы Кристина белән гаилә корганнар. Ул үстерәләр, авылга кергән якта яңа йорт өлгертмәкчеләр. Аның нигезен корганнар инде. Уңган кеше кул кушырып утырмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сосновка авылы Днепр минитрактор