Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең якташлар

Лашманнан 90 яшьлек Һади Вәлиев балаларын әле дә машинасында йөртә

Лашман авылыннан 90 яшен тутырган Һади Вәлиев әле бүген дә үзенең “ГАЗель” автомобиле руле артына утырып юлга чыга, район үзәгенә дә барып кайта.

-Әле яхшырак машина булса, Казанга да барыр идем дә, - дип шаяртып алды Һади Гали улы юбилее белән котларга килүчеләргә.

Юбилярга район башлыгы Рамил Айбатов исеменнән котлауны  район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Муса Вилданов җиткерде һәм бүләк тапшырды.

Һади бабайны хөрмәтләп, балалары мул табын корганнар, балалар, оныклар әти-әни, әби-бабай нигезенә җыелганнар.

Һади Вәлиев 1958 елда чирәм җирләр эшкәртергә китә, соңрак Караганда якларында эшли. Язмыш дими, нәрсә дисең, Югары Кәминкә авылы кызы Минҗамал белән дә шунда танышалар. Бер төркем кызлар эшкә килгән булган.

-Сезонлы эш тәмамлангач, авылга кайтып киттек, Минҗамал белән аерылышасы килмәде, 1960 елның гыйнваренда аны Лашманга алып кайттым, - дип сөйли юбиляр. – Өйләнешкәч, бәхет эзләп кабат Казахстан якларына чыгып киттек, укып машина йөртү таныклыгы алдым. Өч еллап шунда акча эшләдек, олы кызыбыз Розалия дә анда туды.

Якташыбыз, авылга кайткач, “Сельхозтехника”га машина йөртүче булып урнаша, машина руле артындагы хезмәт стажы – 40 ел, ә, гомумән, автомобиль руле артында инде ул 65 ел.

-Пенсиягә үзем белән бергә картайган “ЗИЛ”ым белән киттем, аннан соң да хуҗалыкта байтак хезмәт куйды ул техника, - ди Һади бабай.

Вәлиевлар гомер буе мал асрап көн күргәннәр, мөгезле эре терлекләрне бетергәннәренә дә әле берничә ел гына.

Һади бабай белән Минҗамал әби 65 ел гомер иткәннәр, биш бала тәрбияләп үстергәннәр. Алардан да бай кеше юктыр: 10 оныклары 12 оныкчыклары бар.

-Әти сүзе безгә “закон” иде, шул ук вакытта ул безгә кырыс та булмады кебек. Бәләкәйдән ул безне машинасына утыртып йөрде. Әти эш белән шәһәрләргә барганда да безне калдырмый иде. Анда туңдырма белән сыйлаганы әле дә истә, - дип хатирәләр яңартты кызы Рушания. – Әтинең машина тавышын ерактан ишеткәч, күрше кызлары белән аңа каршы чабып барабыз да утырып кайтабыз, әй, кызык була иде инде. Әле хәзер дә әтигә утырып йөрибез, быел җәй бергәләп җиләккә бардык.

Автор фотолары һәм видеосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев