Чирмешән яңалыклары

"Безнең Чирмешән" газетасы - Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең якташлар

Лагеркадан Роза Корнилова: “Умарталар кызып китүчеләрне өнәми”

Лагерка умартачысы үзенең бал кортлары белән “кызларым” дип сөйләшергә гадәтләнгән.

Лагерка авылыннан Роза Корнилова 41 ел умартачылык белән шөгыльләнә. Танышына ярдәм итәм дип, алты оя умартадан башланган шөгыль аның тормыш эшенә әверелә.

Василий Иванович васыяте

1985 елдагы бер вакыйганы искә алды ул:

-Безгә Чирмешәннән умартачы Василий Иванович Долгополов килде. Ул вакытта авырый иде инде. “Исәнлегем какшады, үзем генә эшли алмыйм, миңа ярдәм ит әле”, - дип алты оя умарта алып килгән. Мин каршы килмәдем. Шуннан бергә эшли башладык. Биш ел дәвамында ул мине умартачылыкның бөтен нечкәлекләренә, серләренә өйрәтте, - ди Роза Николаевна. – Ул миңа васыять итеп әйтеп калдырды: “Ташлама бу эшне: бик файдалы шөгыль, иренмәсәң – яхшы керем алып була”, дип.

Шушы рәвешле башланып киткән эш акрын гына җайга салына. Беренче елны Корниловларның умарта оялары 15 башка җитсә, икенчесендә инде 25 үк була. Хәтта 55 башка җиткергән еллары да булган. Дөрес, хуҗабикәнең исәнлеге дә какшау сәбәпле, былтыр умарталарының күпчелеген саткан, үзләренә 22 генә гаилә калдырган.

“Көчсезләр белән көчлеләрне кушам”

Корниловларның умарталары омшаникта кышлыйлар. Бал кортлары кышны һәрвакыт яхшы чыгалар икән.

-Авырмасыннар дип тырышам, аның өчен гаиләләрнең көчен тигезләштерәм. Көчле гаилә чирләргә бирешми. Аларны бүлеп, көчсезләре белән кушам, шулай эшләгәндә алар тигезләшәләр, авырмый торган булалар, - ди тәҗрибәле умартачы. – Тырыш гаиләләрнең көзен дә баллары күп була. Алардан алып көчсезрәкләренә дә, кышкылыкка, язга кадәр җитәрлек, бал биреп калдырам.

Быел Корниловлар сезонны мартта башлаганнар. Эшләре ел дәвамында да бетми диярлек.

-Бик зур хезмәт инде ул. 10 мартта ояларны чыгарып бастырдык. Шуннан бирле эш “кайный”: баллары, пергалары барысында да запаста бармы дип тикшердем, булмаганнарына өстәп чыгасың. Әле күптән түгел карадым: яңа балны бик яхшы җыялар.

Роза Николаевна әйтүенчә, аларда чәчәк, көнбагыш балы да була. Былтыр ояларын күрше өлкәгә карабодай кырына да чыгарганнар. Анысы бик тәмле бал икән.

-Үзебезнең Лагеркада табигать бик бай, балыбыз ел да күп була. Хәтта Сәләйдән безнең кырларга умарталарын китереп бастыручылар бар, - ди ул.

“Көненә өчәр фляг бал”

Тырыш умартачының бал уңышы ел да мулдан икән. 55 гаилә булганда хәтта 55шәр фляг бал алган еллары да булган.

-Ул вакытларда көненә өчәр фляг аерта идек. Ярдәмгә күршеләрне дә чакыргалаганым булды. Үзең генә эшләп бетерерлек түгел, - ди Роза Корнилова.

Балны алар Мәскәүгә дә илтеп саталар. Шушы еллар дәвамында үз клиентлары да булган.

-Тырышсаң, иренмәсәң – бик керемле шөгыль. Шуның белән яшәдек, балаларны укыттык, аякка бастырдык, - ди хуҗабикә.  

Сүз уңаеннан, Корниловлар өч ул тәрбияләп үстергәннәр. Хәзер алар төрлесе төрле шәһәрләрдә яши: Мәскәүдә, Әлмәттә. Аларның һәркайсы әниләренең эшенә өйрәнгән, ярдәм итәргә кайталар.

-Улларыбыз умарталарны бетермибез диләр, лаеклы ялга чыккач, авылга кайтып төпләнеп, эшемне дәвам итмәкчеләр, - ди Роза Николаевна.

“Психлансаң – булмый”

Умартачылык белән шөгыльләнү өчен ихтыяр көче нык булырга тиеш.

-Бал кортлары бик тырыш: гел эшләп, бал җыеп торалар. Армыйлар бит, димәк, без дә армаска, барысына да өлгерергә тиеш. Алар янында бик салмак эшләргә, тыныч, һәрвакыт сабыр булырга, бал кортлары янында психланырга ярамый. Бал кортлары бик сизгер, кешенең кәефен сизәләр, - ди якташыбыз. – Ничә тапкыр сынап караганым бар: әгәр кеше холкы белән кызып китүчән икән, ничек кенә тырышмасын, умартачылык бармый аның. Мин умарталарым белән сөйләшәм, исәнмесез кызкайларым, эшләрегез барамы дип.

Гаҗәеп хәл: Роза Николаевна оялар арасында махсус саклану чараларыннан, битлектән башка да йөри, курыкмый. Күрәмсең, 41 ел эчендә шулай ияләнеп була икән.

Марат Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев