Күтәмә авылы китапханәчесе - сердәшем
Авылыбыз китапханәсе мөдире Зөлфия Мәссәрова үз эшенең остасы. Чит авылдан килгән башка милләт кешесе булса да күтәмәлеләр белән уртак телне тиз тапты. Ул инде берничә дистә ел шул тармакта эшли.
Ачык күңелле, һәркемгә елмаеп торучы Зөлфиябезне бик яратабыз. Аңардан җылылык бөркелеп тора.
Мин авыл мәдәният йортында берничә ел сәнгать җитәкчесе булып эшләдем, хәзер лаеклы ялда, ә шулай да Зөлфия Камил кызы белән бергә эшләгән вакытларны сагынып искә алам. Аның белән бик күп мәдәни чаралар оештырдык, һәр вакыт аңа таянырга була һәм ярдәмен кызганмый. Бүген дә очрашканда сөйләшеп сүзләребез бетми.
Зөлфия авыл мәдәният йортында “Подружки” исемле түгәрәк оештырды. Анда барасы көнне көтеп торабыз. Җыелышып шашка, шахмат уйныйбыз, газеталар укыйбыз, башмаклар, мунчалалар бәйлибез, бисердан картиналар җыябыз. Һәркем үзенең белгәннәре белән уртаклаша. Махсус хәрби операция зонасындагы якташларыбызга окоп шәмнәре ясыйбыз. Ахырдан чәй эчеп серләшеп тә алабыз.
Аның тагын бер яхшы сыйфаты бар. Үзе мөселман кешесе булса да безнең динебезне, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны хөрмәт итә. Бик игътибарлы, дини бәйрәмнәребез белән котлый, без дә үз чиратыбызда аңа шулай җавап бирергә тырышабыз.
Зөлфиянең гаиләсе дә бик матур. Ире Минсәгыйть белән ул һәм кыз үстерделәр. Алар инде үз гаиләләрен корып, оныклар белән сөендерәләр.
Антонина Сайгушева.
Күтәмә авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев