Чирмешән яңалыклары

"Безнең Чирмешән" газетасы - Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең якташлар

Казан Сабан туенда “БИО-АГРО” агрономына 100 мең сумлык сертификат бирделәр

“БИО-АГРО” җәмгыяте агрономы Рәдиф Гайнуллин республика Сабан туенда дәрәҗәле бүләккә ия булды.

Казанда узган Сабан туенда бүләкләнгән дистәләгән авыл хуҗалыгы алдынгылары арасында райондашыбыз Рәдиф Гайнуллин да бар иде. Эшендә югары күрсәткечләргә ирешкән өчен аңа 100 мең сумлык сертификат тапшырганнар. Ул бу дәрәҗәле бүләкне республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов кулыннан алган.

-Безне Сабантуй сәхнәсенә чакырып хөрмәтләделәр. Бүләкләнүчеләр арасында хуҗалык җитәкчеләре дә, агрономнар да, терлекчеләр дә бар иде, - диде Рәдиф Рафик улы. – Хезмәтебезне югары бәяләгәнгә җитәкчелеккә рәхмәт.

Рәдиф Гайнуллинның хезмәт стажы 26 ел. 2000 елда Казан авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлап, район авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идәрәсенә эшкә кайта. Соңрак төрле хуҗалыкларда агроном вазыйфаларын башкара. Инде өч ел “БИО-АГРО” җәмгыятендә агроном булып эшли.

Рәдиф Гайнуллин фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев