Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең якташлар

Кара Чишмәдән Рафик Илалов ун килограммлы балык тоткан

Кара Чишмә авылыннан Рафик Илаловның кармагы гел үзе белән. Бала вакыттан су буенда кармак салырга яраткан малай 85 яшендә дә бу шөгылен ташларга теләми.

-Малай чакта көтү көттем, көннәрем су буенда узды. Менә шул вакыттан башланган шөгыль бу, - ди Рафик Рәшит улы. – Хәзер инде балыкка дип махсус чыгып китмим, шулай да кармакны машинадан калдырмыйм. Күңелгә ошаган сулык күрсәм, кармак салып алам.

Без аның белән Лашман авылы уртасындагы буа буенда очраштык. Рафик абый кунакка килгән, бер уңайдан, су буйларын да карап кайтырга ниятләгән. Тик аңа бүген балык эләкмәгән.

-Көннәр көздәге кебек салкынчарак тора, балык җылы ярата, - ди ул. – Балыклар төньяк җилен дә яратмыйлар. Быел Лашман буасыннан чуртан  эләктергән идем. Балык ашарга яратмыйм, миңа аның су буенда утыруы ошый, җан тынычлыгы алам, бөтен уйларымны суга салып калдырам, табигатьне яратам. Балык эләксә, кызык, ә эләкмәсә - тагын да яхшы.

Ә балыкны кем чистарта соң дигән сорауга: “Тотсаң, чистартучысы табыла,” – дип елмайды шаян балыкчы, һәм: “Балыкчының тамагы - ач, арты юеш булыр,” – дип тә өстәде.

Рафик абый күбрәк Кара Чишмә буасында кармак сала, Югары Кәминкә һәм Түбән Кәминкә авылларына да балыкка баргалый. Аның унар килограммлы балыклар тотканы булган.

Гомере буе колхозда трактор, комбайн, автомобиль иярләгән якташыбыз 85 яшендә дә автомобиль белән идарә итә.

Марат Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев