Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Кара Чишмәдән 16 яшьлек кызның фотосы Мактау тактасында торган

Кара Чишмә авылыннан 74 яшен тутыручы Розалия апа белән 80 яшьлек Габделхак абый Таһировларның абзарларында - дүрт баш мөгезле эре терлек. Моннан кала тавык-чебешләре, казлары һәм умарталары бар.

Савым сыерлары да өчәү булган, быел гына бергә калдырганнар. Итлеккә тана, үгез, бер бозау да үсеп килә.

Таһировларның маллары җәен җәйләүдә: бакча башларында моның өчен махсус урын ясаганнар. Сыерны көтүгә кусалар, симертә торганнары биредә. Монда электр уты, су да сузганнар. Без барганда, октябрь ае булса да, көннәр матур торгач, маллар абзарга кайтмаган иде әле.

-Сыерлар өчәү вакытта аппарат белән саудым, ә хәзер бер өчен генә аны кабызып тормыйм, кул белән савам, - диде 45 ел колхозда сыер савучы булып эшләгән Розалия Рәвгать кызы. – Бабай авырый, эшнең күпчелеге минем өстә. Шулай да абзарга бергә чыгабыз. Рәхмәт, балалар ярдәменнән башка булмый, улыбыз атна саен кайтып, тиресне чыгара, кызлар да булышып тора. Мал азыгын алып кайту, урнаштыру алар өстендә.

Таһировларның бакчаларында дистәләп оя умарта да бар. Аларны кышкылыкка әзерләп куйганнар. 20 баш казның берничәсен эшкәртсәләр дә, әле каз өмәсе дә булыр.

-Розалия апа гомер буе фермада эшләгәнсез, туйдырмадымы соң? – дип сорадым.

-Юк, ферманы сагынам, эшләгән урыным якын, әле дә барып сыер савар идем, - дип хатирәләргә бирелде ул.

Розалия апа 8 сыйныфны тәмамлагач, 15 яшендә фермага сыер саварга бара, әле пенсиягә чыккач та ун елдан артык эшли сөтлебикәләр янында. Ул вакытта группадагы 18 сыерны көнгә өч тапкыр кул белән саварга туры килә. Уңган кызның фоторәсеме район үзәгендәге Мактау тактасында да тора. Рәхмәт хатларына, Мактау грамоталарына да ия тырыш савымчы. Әле шуның өстенә өч-дүрт гектар чөгендер дә эшкәртәләр. Дөрес, балалар булыша.

Габделхак Барый улы исә мактаулы механизатор була. Ул 47 ел трактор егәрли, чылбырлысында да, көпчәклесендә дә эшли.

Таһировлар бер ул һәм өч кыз үстергәннәр, кызганыч, бер кызлары дөньядан иртә китә. Аның улын әби-бабай тәрбияләгән.

Марат Гомәров фотолары

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

10

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Розалия апа белэн жизнигэ сэлэмэтлек телибез Алар зур хормэткэ лаек кешелэр.Безгэ урнэк булып торалар.Исэн-сау гына булсыннар