Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Ивашкинолылар сугышчыларга йокы капчыклары тегәр өчен махсус машинка алганнар

Ивашкино авылыннан хуҗабикә Светлана Ильинага, махсус хәрби операциядә катнашучыларга йокы капчыклары тегү өчен, ире Геннадий егәрле, зур тегү машинасы да алып биргән.

-Светлана Николаевна, бу эшкә ничек алынырга булдыгыз?

-Телевизордан төрле сюжетлар карап, кешеләрнең егетләребезгә шулай ярдәм итеп торуын күрдем. Шуннан соң инде үзебезнең авыл мәдәният йортына барып, кызларга “без дә тегеп карыйк әле” дип тәкъдим иттем. Барысыда бер сүзсез ризалашкач, ватсапта авыл төркеменә язып, махсус тукыма алу өчен акча җыя башладык. Авылдашларыбыз да, читтә яшәүче якташлар да кушылды. Җыелган акчага, заказ биреп, тукымалар кайтарттык һәм эшне башлап җибәрдек.

-Бик четерекле, күләмле эш.

-Иң элек кызларны үлчәм алырга, өлгеләр кисәргә өйрәттем. Минем тегү машинасы гади генә иде. Ирем, моның белән генә җиңдереп чыга алмассың дип, егәрле тегү машинасы алып бирде. Бер ай дигәндә 40 йокы капчыгын тегеп тә бетердек.

-Моннан тыш әле шәмнәр дә ясагансыз...

-Әйе, авылыбызның умартачылары балавыз китерделәр, кемдә консервалардан бушаган банкалар бар – шуларны алып килделәр дә 100 данә блиндаж шәмнәре ясап озаттык. Авылдашлар биргән акчаның калган өлешеннән 20шәр төр медикамент кергән 40 җыелма чыкты, шуны да якташларыбызга җибәрдек. Хәзер, шәхсән үзебезнең гаиләдән, тагын тукымалар алып, простынялар һәм мендәр тышлары тегеп җибәрергә ниятлим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев