Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Иске Үтәмештән Шәрифуллиннар дүрт төрле кош асрыйлар

Шәһәрдә туып-үскән кыз башы-аягы белән авыл тормышына кереп “чумган”. Язмамның герое – Иске Үтәмештән Ольга Шәрифуллина.

Самат һәм Ольга Шәрифуллиннарның бу авылга килеп урнашуларына 12 ел. Гаиләнең Иске Үтәмештә төпләнүләренең төп сәбәбе - авылда ферма булу.

-Ирем авыл тормышын ярата, хәзер инде үзем дә хуҗалыктагы маллардан, кош-кортлардан башка тормышны күз алдына да китерә алмыйм, - ди хуҗабикә.

Шәрифуллиннарның хуҗалыгында бер сые, өч бозаудан кала - 25 каз, 20 үрдәк, тавыклар, күркә-үрдәкләр дә бар, быел йорт куяннары да үрчетә башлаганнар. Үткән җәйдә бытбылдыклар да тотканнар.

-Бу кошларны да асрап карыйсым килеп, бер тәүлеклек, бармак башы хәтле чебиләр алып үстердем. Җәй буе йомырка салдылар, - диде Ольга Александровна. – Бытбылдыклар - җылы яратучы кошлар, кышлату өчен җылы урын булмагач, суйдык.

Кошчылар июньдә бер тәүлеклек 20 үрдәк һәм 25 каз бәпкәсе сатып алганнар. Үрдәкләр инде өлгергәннәр, аларның баш саны унга гына калган, суйганнар. Үрдәкләр ишегалдында торса, казлар көндезләрен су буенда. Кошларга тарттырылган  фуражны су белән җебетеп бирәләр.

-Бик матур үсәләр, көннәр суыта башлагач, бөртекны коры килеш кенә салабыз. Казлар, үрдәкләр бик яратып ашый, түшкәләре зур була, - дип тәҗрибәсе белән уртаклашты кошчы. – Хәзер инде үзебезнең клиентлар бар, экологик чиста кошларга алдан заказ биреп куялар. Аларны тере килеш тә, йолкып та, ыслап та сатабыз.

Күркә-үрдәкләрне үзләренең кошлары утырып чыгарган, шушы көннәрдә тагын артым булырга тиеш: бер ана күркә-үрдәкләре утыра. Суыкларда да яшь кошлар өшемәс, аларның җылы абзарга кертәләр.

Гадәттә, Шәрифуллиннарда каз өмәләре декабрьдә була. Аңа бу эштә балалары булыша. Хуҗалыктагы малларны, кош-кортларны карауда да аларның ярдәме зур.

Ольга Александровна үткән елда шәхси эшен башлап җибәргән, район үзәгендә кибет тота. Тырыш эшкуар зур хуҗалыгын карарга да өлгерә.

Автор фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев