Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Иске Котыш авылыннан ВДНХ медале иясе Александра Борисовага 90 яшь тулды

Иске Котыш авылында яшәүче Александра Борисова 90 яшендә дә замана җиһазлары белән “дус”: кәрәзле телефоннан сөйләшә, автомат кер юу машинасын да үзе кабыза, эшләтә, телевизор карый.

Александра Степановна - сугыш чоры баласы. Бөек Ватан сугышы башланганда аңа - 6 яшь, иң бәләкәйләренә нибары ике ай була. Әтиләрен сугышның беренче көннәреннән үк фронтка алалар, әниләре 6 бала белән кала. Кызганыч, әтиләре белән башка күрешмиләр.

Юбиляр гомере буе фермада эшләгән, бозаулар, дуңгызлар, сарыклар караган. Аның тырыш хезмәтен - ВДНХ медале белән бәялиләр.  

Александра Степановна, ире Аркадий Тимофеевич белән, 50 ел гомер итәләр, 3 бала тәрбияләп үстерәләр. Кызганыч, гаилә башлыгы 8 ел элек карчыгын калдырып киткән, якташыбыз бер ел элек улын да югалткан.

-Әниебез тиз кызып китүчән булса да, изге күңелле, рәхмәт, алар безгә яхшы тәрбия бирделәр. Ходайга шөкер, әни әле бу яшендә дә саулыгына зарланмый. Ашын пешерә, үзен-үзе карый, социаль хезмәткәре дә бар, - диде авылда яшәүче кызы Вера Аркадьевна. – Җәен үз өендә яшәсә, кышкылыкка үзебезгә алып барабыз. Казандагы кызында да кунак була.

Юбиляр көн саен саф һавада урамда йөреп кайта. 4 оныгы, 8 оныкчыгының тормышы белән дә кызыксынып тора. Яшь вакытында теккән дә, бәйләргә дә яраткан ул, хәзер инде мондый нечкә эшләрне башкарырга күзе начарланган.

Якташыбызны юбилее белән котларга район җитәкчелеге дә килде. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйләгөл Моксинова аңа район башлыгы Рамил Айбатов исеменнән котлау ирештерде һәм бүләк тапшырды. Иске Котыш авыл җирлеге башлыгы Александр Митякин да авылдашын олы юбилее белән котлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев