“Чуваш” позывнойлы якташыбыз белән кыска вакытлы ялында очрашып сөйләштек
Денис – Иске Элмәле авылы егете. Узган елның июлендә контракт төзеп, махсус хәрби операция зонасына киткән.
-Беренче мәлдә туганнарым белмәде, алар мине Кырымга эшкә бара дип уйладылар. Миннән алдарак бертуган энем мобилизация буенча СВОга алынды, тик аның белән бер җиргә эләкмәдек, - ди сугышчы.
Моңа кадәр Казанда КамАЗ машинасы йөртүчесе булып эшләгән якташыбыз штурм батальонына эләгә.
-Дөресен әйткәндә, җиңел түгел. Андагы егетләргә зур рәхмәт. Барысы да нык торалар, артка чигенүче юк, алга, бары алга гына баралар. Бер-беребез белән бердәм булып, авырлыкларны да бергә җиңәбез. Ничек әйтәләр әле: “Один в поле не воин”. Бердәмлектә безнең көч тә, дәрт тә. “Без булмасак, кем”, дию андагы егетләр өчен буш сүзләр түгел, бу безнең девиз, шуның белән дәртләнәбез, - ди ул.
-Яшәү шартларыгыз ничегрәк?
-Без күбесенчә алдынгы линиядә. Ял итәргә блиндажларга кайтабыз.
-Алга китеш бармы?
-Әйе, бар. Төрле юнәлештә төрлечә, шулай да алга китеш бар.
-Түләүләр мәсьәләсенә килгәндә...
-Барысын да вакытында күчерәләр.
-Гуманитар ярдәм аласызмы?
-Килә, рәхмәт, барысын да җибәрәләр. Исемлеләре дә төгәл адресатларына тапшырыла.
-Аеруча нәрсәләр кирәк?
-Дроннар, РЭБлар, маскировкалау челтәрләре булса яхшы. Ә, гомумән, азык-төлек, корал белән яхшы тәэмин итәләр.
-Якташларыгыз бармы сезнең частьтә?
-Татарстанлылар бик күп, ә чирмешәнлеләрне әлегә очратканым юк.
Денис хәрби батырлыгы өчен Суворов медале белән бүләкләнгән. Без очрашып сөйләшкәннең икенче көнендә “Чуваш” позывнойлы якташыбыз кабат махсус хәрби операция зонасына китте. Кыска вакытлы ял тиз үтә шул. Өйдә аның исән-сау әйләнеп кайтуын әти-әнисе, энеләре, балалары көтәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев