Чумачкадан Оркыя әби кырыс булган
Чумачка авылыннан Оркыя Фартдинова 90 яшьлек юбилеенда яшьлек хатирәләрен яңартты
Чумачка авылында туган, шунда гомер иткән Оркыя Фартдинованың 90 яшьлеген Чирмешәндә үткәрделәр.
Якташыбызның балачагы авыр елларга туры килә. Балтырганны, кычытканны күп ашарга туры килә аларга.
-Безгә уку эләкмәде, 4 классы да булмады, яшьли эшләргә туры килде, - дип искә алды Оркыя Хәнәфи кызы. – Эшкә бик батыр идем, печәнен дә чаптык, урагын да урдык. Кешедән калышмаска тырыштым, печән чапканда күлмәгемнең бер бармак киңлек чабуы гына коры кала иде, тиргә батып эшләдем.
Тырыш, уңган Оркыя бик оялчан да була.
-Егетләр белән сөйләшергә ояла идем. Минрахман белән күрше Зәйнәп әбиләрдә генә күрешеп сөйләштек. Аңарга абыйлары мине алырга димләгәннәр, - дип дәвам итте сүзен юбиляр.
Шуннан озак та үтми, алар авылның уңган-булган егете Минрахман белән гаилә коралар. 40 ел бергә гомер иткәннәр, биш бала: дүрт кыз, бер ул үстергәннәр. Инде менә Минрахман абыйның бакыйлыкка күчкәненә дә 30 ел булган. Якташыбыз бала хәсрәте дә күргән: быел аңа олы кызын җирләргә туры килгән. Соңгы 14 елда Оркыя апа Чирмешәндә, кызлары Люцияләрдә кыш чыга. Җәйгә үз йортына, туган авылына кайта.
-Әни безнең кырыс иде. Кызлар белән шулай кирәктер дә инде. Урамга чыгарга сорасаң да: “Әтиегездән сорагыз, аның рөхсәтеннән башка җибәрмим” дия иде. Без әнигә бик рәхмәтле, безгә төпле тәрбия бирде, - ди юбилярның кызы Люция Гыйләҗева.
Оркыя әбине гомер бәйрәме белән котлап, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ләйләгөл Моксинова район башлыгы Рамил Айбатовның тәбрикләүләрен җиткерде. Дүрт баласы, килен-кияүләре, ун оныгы һәм 19 оныкчыгы аның хөрмәтенә мул табын корып, Коръән мәҗлесе уздырганнар.
Илсөяр Гайнетдинова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев